news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә республикада иң зур Яңа ел символы - Аҗдаһа сыны ясаганнар

Теләчедә республикада иң зур Яңа ел символы - Аҗдаһа сыны ясаганнар
Фото: Эльмира Котдусова, сhttps://tulachi.ru/

Теләче муниципаль районы паркында иң зур Яңа ел символы - Аҗдаһа сыны ясаганнар. Аның биеклеге 6 метрдан артык, озынлыгы 19 метр, киңлеге исә 5 метр. Теләчелеләр бер атна дәвамында 2024 ел символын эшләгән. Район халкы, килгән кунаклар Аҗдаһа сыны янына фотога төшәргә, матурлыкка сокланырга килә. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.

«Ике ел рәттән республика күләмендә иң зур сын ясап танылу алдык. Әлеге сыннарны зәңгәр экраннар аша да күрсәттелә. Быел да сынатмаска дип уйладык. Актив район халкы тырышлыгы белән иң зур сын ясалды. Без әлеге персонажны табигый материалдан эшләдек», – ди Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, районның Яңа елга әзерлек комиссиясе рәисе Динар Гыйниятуллин.

Теләчедә бәйрәм рухы сизелә инде. Чыршы рәсми рәвештә ачылачак, техникалар парады үткәрелә, бизәлгән атлар, тракторлар, аэрочаналарга утырып, Кыш бабайның килүе көтелә.

Бу вакыйгалар барысы да Ял паркындагы сыннарда чагыла. Алар утыздан артык. Анда төрле әкият геройлары да, балаларга шуу өчен тау да бар. Оешмалар үз территорияләрен бизәде, район күләмендә аерым бәйге оештырыла. Теләче район, авыллар бизәлеше буенча республика бәйгесендә 1–2 урыннарны алып килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100