news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тел статусы мәсьәләсе көн тәртибеннән төшми

Тел статусы мәсьәләсе көн тәртибеннән төшми

(Уфа, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфада Башкортстан Татар иҗтимагый оешмалары берлегенең чираттагы утырышы булып үтте. Быел беренче тапкыр үткәрелгән киңәйтелгән утырыш иде бу.

Көн тәртибенә берничә мәсьәлә кертелгән булса да, җыенда катнашучылар сүзне, нигездә, быел Башкортстан татар милли оешмалары алдында торган бурычлар хакында алып барды. Татар милли оешмаларының һәрберсе быелга үз эш планын төзегән. Оешма җитәкчеләре аерым-аерым шулар хакында сөйләде. Аннан соң берлектә алып барылырга тиешле эшләр хакында сөйләшүгә күчтеләр. Фикер алышуларда БР Татар иҗтимагый үзәге рәисе Айрат Гыйниятуллин, Уфа Татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Заһир Хәкимов, БР Татар иҗтимагый оешмалары берлеге рәисе урынбасары профессор Мәҗит Хуҗин, татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кифая Фазлетдинова һәм башкалар чыгыш ясап, үзләренең эшлекле тәкъдимнәрен яңгыратты.

Башкортстан татар милли оешмалары җитәкчеләре чыгышларыннан күренүенчә, быелгы бурычлар да бик мөһим һәм аларны хәл итү эшенә озакка сузмыйча, хәзер үк ныклап тотынырга кирәк. Республикада татар теле статусы мәсьәләсен хәл итү буенча хәстәрлекләр быел да көн тәртибеннән төшмәячәк, дип билгеләнде утырышта. Моның өчен республиканың рәсми даирәләре белән төпле сөйләшүләр алып баруны дәвам итү хәерле булыр. Татар теле статусын уңай хәл итү республикада милләтара аңлашуны һәм бер-береңә ышанычны арттыруга да булышлык итәчәк. Менә шуны аңлап эш итәргә кирәк.

Утырышта быелгы беренче ярты елда оештырыласы кайбер мәдәни чаралар хакында да фикер алышулар булды. «Нәүрүз гүзәле» бәйгесен, Нәүрүз бәйрәмен, Г. Тукайның туган көнен һәм башка бәйрәмнәрне, юбилейларны үткәрүне оештыру өчен җаваплы кешеләр дә тәгаенләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100