news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тел сәясәте: Гомумроссия экспертизасы»нда телләрне саклау хакында сөйләшәчәкләр

Форум 25 октябрьдә Мәскәүдә узачак.

«Тел сәясәте: Гомумроссия экспертизасы»нда телләрне саклау хакында сөйләшәчәкләр

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). 25 октябрьдә Мәскәүдә «Тел сәясәте: Гомумроссия экспертизасы» дип аталган форум-диалог кысаларында телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышачаклар. Бу хакта Милләтләр эше буенча федераль агентлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара кысаларында тел сәясәте, укыту, Россия халыклары телләрен үстерү һәм саклау мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

Анда катнашырга филологлар, тел белеме өлкәсендәге белгечләр, рус теле һәм Россия халыклары телләре укытучылары, шулай ук хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары җитәкчеләре чакырыла.

«Тел сәясәте мәсьәләләре, рус телен һәм Россия халыкларының телләрен үстерү гаять мөһим, чөнки алар милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү белән тыгыз бәйләнгән», — диде Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы Игорь Баринов. Ул шулай ук Россия Федерациясенең телләрне саклау буенча дөньяда алдынгы позицияләрнең берсен тотуын искәртте.

Форумның пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, шулай ук Россия Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов һәм башкалар чыгыш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100