Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тел, моң бетсә, халык теләсә нинди милләткә әверелә - Марсель Галиев
"Башта тел бетә, аннары - моң, соңыннан - хәтер. Без бүген беренче стадияне үтеп барабыз", - ди әдип.
(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Язучы Марсель Галиев тел, моң бетсә, халык теләсә нинди милләткә әверелә, дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә әйтте.
“Тел беренче буында бетә. Икенче буынга моң да, хәтер дә күчә әле. Тора-бара икенче буында хәтер бетә, өченче буында моң да юкка чыга. Без беренче стадияне үтеп барабыз инде. Мәскәү татарларын күргәнем бар минем - татарча шундый рәхәтләнеп җырлыйлар, сүзләрне бутап. Кушылып сөйләшә белмиләр. Тел, моң беткәч, халык теләсә нинди милләткә әверелә”, - ди язучы.
Язучы фикеренчә, бу процессны булдырмау яки туктату һәркемнең үзеннән тора.
“Бу процессны туктатып буламы-юкмы икәнен әйтә алмыйм. Һәр кешенең үзеннән тора. Берәүне дә көчләп чукындырмыйлар, көчләп чит телгә дә кертеп җибәрмиләр. Кешенең үзеннән, гаиләдән, ата-анадан тора. Мәктәп дип, мәктәпкә генә сылтап булмый. Мисал өчен, минем кыз рус мәктәбендә укыды. Ләкин менә дигән итеп татарча белә. Кешедә рух булырга тиеш, халыкның бөеклеген тану рухы. Без бит борынгы скифлардан ук килә торган халык. Скиф, хуннар, болгарлар, кыпчаклар - алар бөтенесе бер халык, төрле чорларда исемнәре генә алышынган. Без шуны тоеп яшәргә тиеш”, - дигән фикердә Марсель Галиев.
Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак язучы Марсель Галиев телне онытмас өчен вакыт-вакыт сүзлекләрне караштырырга кирәк дигән фикердә дип язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз