news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләк булса, Төркиядә бизнесны җәелдерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек – Төркиянең Казандагы Генконсулы

Турхан Дилмач ассызыклаганча, Россия һәм Төркия мөнәсәбәтләрендә Татарстан аерым урын биләп тора

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия һәм Төркия арасындагы тыгыз хезмәттәшлектә Татарстан аерым урынны били. Бүген Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Турхан Дилмач “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында булганда әнә шул хакта ассызыклап узды.

“Мәскәүдә Төркия илчелегендә эшләгән вакытта ук, Россия Федерациясе, аерым алганда, Татарстан һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныклы нигезгә ия булуын күрдем. Татарстан Республикасы җитәкчелегенең Төркия белән хезмәттәшлекне ныгытуга йөз тотуы да моңа зур йогынты ясый. Билгеле, Төркия тарафыннан да бу теләк бик көчле. Без хәзерге вакытта элеккеге ныклы эшчәнлек нәтиҗәлелеген тоеп гомер кичерәбез”, - дип билгеләп үтте Турхан Дилмач.

Генераль консул аеруча икътисади мөнәсәбәтләрнең ныклыгына басым ясады, шулай ук төзелеш компанияләренең уңышлы эшчәнлегенең уңай тәҗрибәсе булуын билгеләп үтте. “Хәзер эре инвестицион проектлар туып тора, бүгенге көндә аларга кертелгән инвестицияләр 1,5 млрд долларны тәшкил итә. Минемчә, аларның күләме 2 млрд долларга җитәргә дә бик мөмкин, чөнки Төркия эшмәкәрләренең Татарстанга карата кызыксынуы зур”, - диде Турхан әфәнде.

Консул бу хезмәттәшлеккә республика җитәкчелегенең үзеннән саллы өлеш кертүе өчен рәхмәтен җиткерде. Аның әйтүенчә, Татарстанга инвестицияләр кертә торган эшкуарлар да шул хакта кабатлый. “Татарстан Президенты һәр карарны җентекләп күзәтеп бара, катлаулыкларны хәл итү өчен мөмкинлекләр тудыра. Сез үзегез дә яхшы аңлыйсыз, капитал кертүгә чит илдә сагайдылар, аеруча глобаль икътисади шартларда. Без Президентның мондый ышанычына карата канәгать, Төркия эшмәкәрләренең республикага инвестицияләр кертүенә шатбыз”, - дип билгеләп үтте Турхан Дилмач.

Аның сүзләренә караганда, Төркиядән Россиягә кертелә торган инвестицияләр 10 млрд доллар булуын исәпкә алганда, Татарстанда гына да 2 млрд долларга якын булуы – зур күрсәткеч. Генераль консул әйтүенчә, инвестицияләр төрле сәнәгать секторларына юнәлдерелгән: агач эшкәртү, пыяла, гигиена өчен кәгазь продукция җитештерү, җиңел сәнәгать. “Мин моны Татарстан икътисады өчен мөһим дип саныйм. Бу республикада җитештерелә торган продукцияне төрләндерү ягыннан да әһәмиятле”, - диде ул.

Турхан Дилмач сүзләренчә, Төркия дә Татарстанның эре компанияләреннән инвестицияләр кертүне көтә. “Төркия дә чит илләрдән инвестицияләр кертү өчен шартлар тудырырга тырыша”, - дип ассызыклады ул. Татарстан нефть һәм нефть химиясе өлкәсендә Төркиядә үз урынын таба алыр иде, дип уйлый Турхан әфәнде. Аның фикеренчә, партнерлар табып, уртак компанияләр булдырырга да мөмкин. “Теләк булса, Төркиядә бизнесны җәелдерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек”, - дип басым ясады Генераль консул.

Турхан әфәнде мәгариф, мәдәният өлкәсендә дә Төркия һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрнең потенциалы зур дип саный. Авыл хуҗалыгы тармагында да уртак проектларны гамәлгә ашыру зарур, дип белдерде мәртәбәле кунак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100