news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләге булган һәркемне туган телендә «Җиңү көне» җырын башкарырга чакыралар

9 майда pobeda-2020.ru сайтына яки диктантпобеды.рф сайтына керергә, плеерны кабызырга, үз туган телеңне сайларга һәм җырларга кирәк.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты әгъзасы, танылган опера җырчысы Аскар Абдразаков «День Победы» җырын (Давид Тухманов, Владимир Харитонов) теләге булган һәркемне үз туган телендә башкарырга чакырды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Моның өчен 9 майда pobeda-2020.ru сайтына яки диктантпобеды.рф сайтына керергә, плеерны кабызырга, үз туган телеңне сайларга һәм җырларга кирәк. Үз туганнарыңны һәм якыннарыңны, дусларыңны җырларга чакырырга мөмкин.

«Быел без Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. 75 ел элек безнең бабаларыбыз уртак дошман алдында берләшеп, фашист илбасарларына каршы торган. Быел без, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән җыелып, урамнарда һәм мәйданнарда бәйрәм итә алмыйбыз, каһарманнарыбызны өйдә искә төшерә алабыз. Әйдәгез «День Победы» җырын төрле телләрдә башкарыйк, һәрбереребез үз туган телендә!» — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100