news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләге бар елан ите ашар

Апас районы Олы Болгаер авылында туып үсеп, төрлесе төрле якка таралышып урнашкан берничә авыл кешесе авылга ярдәм кулы сузарга теләп, “Изге эш” хәйрия фондын оештырган

(Апас районы, 7 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлева). Апас районы Олы Болгаер авылында туып үсеп, төрлесе төрле якка таралып, үз тормышларын корган берничә болгаерлы - Әнсар Галиев, Диләфрүз Насыйбуллина, Фердинант Сабиров, Рафис Гаптелганиев, бу авылга кияү-килен буларак кына тугандаш булган Хәмзә Бәдретдинов, Диләфрүз Гаптелганива авылны киләчәктә юклык көтәсен, яшьләргә уңайлы шартлар булмаганлыгын күреп, аның язмышы өчен борчыла башлап, “Изге эш” хәйрия фондын оештырырга ният кылганнар. Авылны төзекләндерүдә хәйрия ярдәмен күрсәтүне күздә тотучы, гражданнарга һәм юридик затларга акчалата ярдәм бирү, төрле эшләр башкару, булышу өчен ирекле, үзидарәле, ачык, коммерциядән тыш эшчәнлек алып баручы әлеге фонд ярдәмендә каберстан тирәсе әйләндереп алынган, киңлеге - 60, озынлыгы 120 метрлы стадион төзелгән. Биредә җәйләрен футбол, баскетбол, кышларын хоккей уйнарга бөтен шартлар да тудырылган, хәтта киенеп-чишенү бүлмәсенә дә урын табылган. Стадионда Олы Болгаер авылы яшьләре генә түгел, тирә-як авыллардан да, хәтта районнардан да килеп, төрле ярышлар уздырырга күнегеп киткәннәр.
Авыл чишмәләрен чистарту, анда уңайлы шартлар булдыру, күлне тирәнәйтеп, нәни карп балыкларын җибәрү дә фонд ярдәме белән башкарылган. Авылның тарихын, аның кешеләрен яктырту максатына да ирешкәннәр, авылга багышлап китап чыгарганнар. Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан авылдан сугышка киткән 175 батырның исемен мәңгеләштереп, алтын манаралы мемориаль һәйкәл төзеткәннәр.
- Авылның социаль үсешендә дә, киләчәк буынның буш вакытларын күңелле һәм файдалы итеп уздыру өчен авыл балаларына уңайлы шартлар тудыруда да бу кешеләрнең ярдәме зур, безгә йөкләнгән эшне җиңеләйтәләр, - ди бу уңайдан җирле үзидарә башлыгы Ләлә Фәйзуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot