news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тел галиме: XX–XXI гасыр аралыгында Россиядә 13 тел юкка чыккан

«Соңгы гасырда туган телләр зур темп белән юкка чыга бара. Бу бик кызганыч», — диде Гөлшат Галиуллина.

Тел галиме: XX–XXI гасыр аралыгында Россиядә 13 тел юкка чыккан
Солтан Исхаков/архив

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның татар теле белеме кафедрасы җитәкчесе, профессор Гөлшат Галиуллина XX–XXI гасыр аралыгында Россиядә 13 тел юкка чыкканын әйтте.

«Соңгы гасырда туган телләр зур темп белән юкка чыга бара. Бу бик кызганыч. XVIII–XXI гасыр аралыгында Россиядә барлыгы 24 тел юкка чыккан. 24 милләт вәкиле үзенең кем икәнен оныткан дигән сүз. Бу күбрәк төньяк халыклары телләренә карый. Югалган телләр арасында саам, алеут, көньяк ханты һ.б. телләр бар», — диде ул КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә студентлар белән очрашуда.

Галимә бүген халыкара туган тел икәнен дә искә төшерде. «Бу уйландыра торган көннәрнең берсе. Бүгенге көндә телләрнең югалу мәсьәләсе көн кадагында тора. Без глобаль шартларда яшибез, аның туган телләргә тәэсире бик тискәре. Күпләребез туган телне белгәнче дөньяга чыгу өчен инглиз телен белү практик яктан отышлы, ди. Ун тел өйрәнсәң дә, туган телеңне белү мәҗбүри. Нигезебез — туган телебез», — диде ул.

Гөлшат Галиуллина галимнәрнең сүзләрен дә телгән алды. «Дөньяда 3 меңнән алып 6 меңгә кадәр тел бар. Россиядә 2021 елга 159 тел бар дип санала иде. Соңгы версия буенча 162дән 168гә кадәр тел бар дип әйтәләр. Бу диалект белән телне аерып бетерә алмау белән бәйле», — дип аңлатты ул.

«Теле булмаса да милләт яши аламы, дип сорыйлар. Бер буын яшәргә мөмкин. Әмма алга таба телен югалткан икән, ул үзенең милләтен дә югалта. Телне кемгәдер ышанып кына саклап булмый. Телне саклау һәрберебездән тора. Безне бер генә кеше дә мәҗбүриләп сөйләндерә алмый. Хатын-кызларның төп бурычы — телне көнкүрештә кулланып, аны алдагы буыннарга тапшыру», — диде галимә.

Очрашу КФУның «Татар теле белеменең актуаль проблемалары» дигән фәнни түгәрәк кысаларында оештырылды. Утырышка кунак буларак, тюрколог-галим, профессор Фәнүзә Нуриева да чакырылган иде. Ул студентларга грамматикалар тарихы турында лекция сөйләп үтте. Галимә немец галиме Иероним Мегисерның 1612 елда язган «Institutiones linguae Turcicae libri quatuor» («Төрки телнең төп кагыйдәләре. Дүрт китапта») басмасы белән дә таныштырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100