news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тел галиме Башкортстанда яшәүче татарлар сөйләшенең әдәби телгә бик якын булуын әйтте

Башкортстанда татар теле урта диалектының Минзәлә сөйләше киң таралган.

Тел галиме Башкортстанда яшәүче татарлар сөйләшенең әдәби телгә бик якын булуын әйтте
Владимир Васильев

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов Башкортстанда яшәүче татарларның сөйләшен татар әдәби теленә якын дип саный.

«Башкортстан татарлары мишәр һәм урта диалектларында сөйләшә. Урта диалектның минзәлә сөйләше бу территориядә иң киң таралганы. Ул 1,5 млн халыкны колачлый. Урта диалектның Минзәлә сөйләше татар әдәби теленә иң якыннарының берсе булып санала», — диде Олег Хисамов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

 Олег Хисамов алдарак татар теле диалектлары арасында аерма зур булмавын һәм диалектлар телебезне бүлгәләмәвен әйткән иде.



Галерея: XXI гасыр татар лексикографиясенә багышланган матбугат конференциясеннән фоторепортаж
news_right_1
news_right_2
news_bot