news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тел эчке яктан үзгәреш кичерә — филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина

Бүгенге тел лексикасы гаять дәрәҗәдә үзгәрүчән, динамикадагы система, дип саный Казан федераль университетының татар теле белеме кафедрасы мөдире.

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүгенге тел лексикасы гаять дәрәҗәдә үзгәрүчән, динамикадагы система. Казан (Идел буе) федераль университетының татар теле белеме кафедрасы мөдире, доцент, филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина шундый фикердә. Бу хакта ул бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган лабораториум вакытында белдерде.

“Һәр көнне телдә яңа бер сүз, калып туа. Аның нормага салынганмы-юкмы, дөресме икәнен ачыкларга безнең хәтта вакытыбыз да җитми. Шул сәбәпле, тел эчке яктан үзгәреш кичерә. Әгәр бу хакта уртага салып сөйләшмәсәк, киләчәктә тел нинди юнәлнштә үсәчәк дигән сорауга җавап таба алмаячакбыз”, – ди Гөлшат Галиуллина.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100