news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Татарстан Президентының Рәхмәт хатын алды

Быел әлеге институт барлыкка килүгә 80 ел тулды.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Татарстан Президентының Рәхмәт хатын алды
gossov.tatarstan.ru/

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Хатны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

“Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 80 еллыгы Татарстан һәм Россиянең академия институтлары өчен әһәмиятле вакыйга. Институт бүгенге көндә дә татар халкының тарихын, мәгарифен һәм мәдәниятен тикшерү буенча гуманитар фәннәрнең традицияләрен әле дә дәвам итә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot