news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган

2017 ел - бер яктан, үзебезнең уңышлар, икенче яктан, республикада академик фәнгә мөнәсәбәтнең уңай булуы, ди институт директоры.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Кичә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әлеге институт тарафыннан 2017 елда әзерләнгән һәм нәшер ителгән фәнни-гамәли басмаларны тәкъдим итү чарасы узды. Басмаларны институт хезмәткәрләре тәкъдим итте. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 6 юнәлеш буенча барлыгы 69 берәмлек фәнни-гамәли басма әзерләнгән. Һәр бүлек мөдире үз юнәлеше буенча чыгыш ясады.

Тел гыйлеме буенча - 16, әдәбият буенча – 12, халык иҗаты, яисә фольклор буенча – 5, сәнгать буенча – 12, рухи мирас һәм чыганакчылык  буенча 18 китап әзерләп бастырылган. Башка оешмалар һәм читтәге башка белгечләр белән берлектә эшләнгән хезмәтләр саны – 6.

Моннан кала, “Фәнни Татарстан” журналының 4 саны дөнья күргән.

Институт директоры Ким Миңнуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә үз фикерен җиткерде. “Сан ягыннан 2017 елда безнең өчен бик зур мөмкинлекләр булды. 2017 ел, бер яктан, үзебезнең уңышлар, икенче яктан, республикада академик фәнгә мөнәсәбәтнең әйбәт булуы. Бюджет акчасы белән генә чикләнмичә, дәүләт программаларының да максатчан финанслануы һәм аерым чараларга хөкүмәтнең тиешле игътибары бар. Һәм дә инде, безнең үзебезнең активлык. Аңа карамастан, тираж ни өчен болай гына дигән сораулар килеп тора. Бездән сорау белән генә чикләнмичә, тиешле оешмалардан да сорый башласыннар иде. 1000 генә экземпляр чыкса да, безнең өчен инде ул - дөньяга чыгару. 

Институтның төп фәнни-тикшеренү юнәлешләре: хәзерге татар теле, татар теле тарихы, татар теле диалектологиясе, лексикография, татар әдәбияты, текстология, чыганакларны өйрәнү, халык иҗаты, татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарларның рухи мирасы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100