news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Президиум әгъзаларын яңа бинасы белән таныштырды

Институт Карл Маркс урамында урнашкан һәм мәдәни мирас объекты булган бинага күченде.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Президиум әгъзаларын яңа бинасы белән таныштырды
Салават Камалетдинов

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе үзенең Президидум утырышын Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының яңа бинасында уздырды. Әлеге утырыш Президиум әгъзаларына бинаны тәкъдим итү, татар милләтенә хезмәт итүче галимнәрнең эш шартлары белән танышты.

Институт Карл Маркс урамы, 12нче йорт адресы буенча урнашкан һәм мәдәни мирас объекты булган бу бинага 2016 елның декабрендә генә күченде.

Белешмә өчен: Бина 1774 елда архитектор В.И. Кафтырев тарафыннан төзелгән. Ул - XVIII гасырның гадәти дворян һәм бай сәүдәгәр йорты. Белешмәлекләрдә “Корпус Управы благочиния”, ягъни, полиция-административ орган бинасы дип күрсәтелгән, әмма аңа кадәр Г.П. Каменев йорты булырга мөмкин дигән мәгълүматлар да бар. Совет чорында бина төрлечә файдаланылган. 2000нче еллар башындагы соңгы ремонт вакытында фасад нык үзгәртелгән – кайбер тәрәзәләр томаланган, декоратив элементлар, аерым алганда, мәсәлән, тәрәзә йөзлекләре юкка чыккан, пластик тәрәзәләр куелган, фасадны ремонтлаганда бина салынган чорга туры килми торган заманча штукатурка кулланылган, цоколь табигый ташка охшатылган плитка белән капланган. Элеккеге интерьердан бернәрсә дә сакланмаган.

Институт җитәкчелеге бинага фәнни нигездә реставрация ясалыр һәм аның XVIII гасырдагы беренчел кыяфәте кайтарылыр дип өметләнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100