Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре республика районнарына десант белән чыга
Бу – Татарстан Министрлар Кабинеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының уртак проекты
(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). 21 февраль – Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү кысаларында, инде өченче ел дәвамында тел һәм әдәбият галимнәре республика районнарына десант белән чыга. Бу – Татарстан Министрлар Кабинеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының уртак проекты.
Быел, мәсәлән, тел галимнәре Арча, Яшел Үзән, Кукмара, Мамадыш, Биектау, Кама Тамагы, Әтнә районнарына һәм Казан мәктәпләренә чыгалар. ТР Министрлар Кабинетының Мәдәният, спорт һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы җитәкчесе Фирая Шәйхиева хәбәр иткәнчә, йөзгә якын галим, шушы районнарга барып, фәнни проблемалар турында гына түгел, бүгенге тел сәясәте, дөньякүләм тел проблемалары, телләргә карата соңгы вакытта дөнья күргән норматив актлар турында сөйләшүләр алып барачак.
“Күңелне тырнап торган сорауларга җавап алу – бүгенге көндә бик актуаль. Мондый эш формасы - кешегә якынаю, аралашу, десант вакытында республикабызның телләр сәясәтен халыкка җиткерү төп бурычларның берсе булып тора. Институтның бу акциясе шактый популяр. Өч ел эчендә республикабызның күп районнарына йөреп чыкты алар. Моның өчен институтка, бу эшне күтәргән һәм оештырган өчен - министрлыкка, бу десантның никадәр мөһим икәнлеген аңлаганнары өчен, муниципаль берәмлекләргә бик зур рәхмәт әйтәсе килә, - ди Фирая Шәйхиева. - Бу очрашуларда бит мәктәп укучылары гына катнашмый, укытучылар да, район һәм авыл халкы да килә монда. Шуңа күрә аның мәгънәсе тагын да киңәеп китә, ул зур бер бәйрәмгә әйләнә. Бүген тел проблемасы мәктәп кешесен генә борчымый, бу мәсьәләләр дәү әти-әниләрне дә, әти-әниләрне дә борчый. Минем үземнең дә бу десант белән шактый чыкканым бар. Очрашуга килүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны да җиткерәләр, андагы проблемалар турында хәбәр итәләр. Бу аларның үзләре өчен, алга таба эш алып бару өчен дә кирәк. Шулай ук телгә хирыс булган, телне яраткан укучыларны да бераз барларга, яшьләрнең телгә карашын формалаштырырга ярдәм итә ул”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз