news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты дүрт юнәлеш буенча аспирантурада укырга чакыра

Гаризалар кабул итү 30 июльдән башлана.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Россия Федерациясе халыклары телләре (татар теле), Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты), фольклористика; тасвири, декоратив-гамәли сәнгать һәм архитектура юнәлешләре буенча аспирантурага укырга керергә тәкъдим итә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гыйльми сәркатибе Алсу Шәрипова сөйләде.

«Аспирантурага керү өчен, магистратура яки специалитет дипломы булуы зарур. Дипломның белгечлегенә мөнәсәбәтле катгый рәсми таләпләр юк. Аспирантурага кабул итү махсус дисциплина һәм чит телдән (инглиз теле) имтиханнар нәтиҗәләре буенча конкурс тәртибендә башкарыла. Гаризалар кабул итү 30 июльдән башлап август ахырына кадәр ТР Фәннәр Академиясенең аспирантура бүлегендә дәвам итә.», — диде ул.

Алсу Шәрипова ел саен югарыда аталган белгечлекләр буенча 5-6 аспирант кабул ителүен әйтте. «Аспирантурага керергә теләүчеләр булуы шатландыра. Билгеле, әлеге юнәлешләр буенча магистратурада белем алучы студентларның саны кимү аспирантурага да тәэсир итмичә калмады, элегрәк елларда аспирантларның саны күбрәк иде», — дип сөйләде ул.

«Уку тәмамлангач, аспирантларга „Тикшеренүче. Укытучы-тикшеренүче“ квалификациясен бирү турында диплом тапшырыла. Әлеге диплом белгечләргә югары уку йортларында һәм фәнни оешмаларда эшләү мөмкинлеген бирә», — дип искәртте ул.

Алсу Шәрипова сүзләренчә, керү имтиханнары 2020 елның 10-21 сентябрендә узачак, кабул итү 1 октябрьдән башкарыла. Гариза биргәндә, тапшырырга кирәк булган документлар исемлеге белән шушы сайтта танышырга була», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100