news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты балалар әдәбияты турында фикер алышырга чакыра

Фикер алышуда Фәннәр академиясе, КФУ, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты вәкилләре, мәктәп укытучылары катнашуы көтелә.

(Казан, 29 май, «Татар-информ). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан 2018 елның 1 июнендә “Татар балалар әдәбияты: традицияләр һәм заманчалык” темасына фәнни-гамәли конференциягә чакыра. Бу хакта Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хәбәр итә.

Конференциянең төп темасы - балалар өчен язылган татар әдәбиятын популярлаштыру мәсьәләсе.

Әлеге чара танылган балалар язучылары Дәрҗия Аппакованың тууына 120 ел, Абдулла Алишның тууына 110 ел, халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Галиевнең тууына 90 ел, халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинның тууына 70 яшь тулуга багышлана.

Конференциядә Фәннәр академиясе, КФУ, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты вәкилләре, мәктәп укытучылары катнашуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100