Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләченең Үзәк авылында су кертәләр
Теләченең Үзәк авылында су кертәләр
(Теләче, 8 июль, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Җәй җитү белән районның төзелеш мәйданчыкларында эш җанланып китте, ә алар агымдагы елда байтак. Күпчелек оъектлар төзү һәм капиталь ремонт республика программалары нигезендә алып барыла дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
Быел җәй көне әлеге программа нигезендә Теләче, Үзәк авылларына су башнялары куелды.Бу көннәрдә Казанның җаваплылыгы чикләнгән “Альтаир” ширкәте төзүчеләре Үзәк бистәсенең күп балалы гаиләләр өчен бүлеп бирелгән яңа Тукай урамына суүткәргечләр суза. Төзелеш бригадасы җитәкчесе Сергей Жуков белдергәнчә, яңа башнядан су Тукай урамыннан тыш, бистәнең башка урамнарына да җибәреләчәк.
Халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән мондый программалардан районыбызның бер елны да читтә калганы юк. Алдагы елларда әлеге прграмма нигезендә Әбде авыл җирлегенә кергән Тактамыш, Олы Нырсы авыл җирлеге биләмәсендә урнашкан Кече Нырсы һәм Үзәк авыл җирлегендәге Сауш авыллары урамнарына искеләре урынына яңа суүткәргечләр сузылды, йортларга су кертелде, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз