news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләченең җыелма командасы көрәш буенча республика ярышларында беренче урынны яулады

Түбән Камада республиканың атказанган спорт остасы, татар халкының данлыклы көрәшчесе Данил Галиев истәлегенә татарча көрәш буенча ярышлар узды.

Теләченең җыелма командасы көрәш буенча республика ярышларында беренче урынны яулады
tulachi.ru

(Теләче, 9 апрель, “Татар–информ”, "Теләче-информ", Фәнил Нигъмәтҗанов). Түбән Кама шәһәрендә татарча көрәш буенча XXVI республика беренчелегендә Теләченең җыелма командасы беренче урынны яулады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ярышлар республиканың атказанган спорт остасы, татар халкының данлыклы көрәшчесе Данил Галиев истәлегенә  багышланды. Бай һәм зур тарихы булган әлеге мәтәбәле бәйгедә барлыгы 43 команда, 342 көрәшче катнашты.

 Әлмәт белән Мамадыш районнары командалары икенче һәм өченче урыннарны  бүлеште.

Шәхси беренчелектә исә 70 китлограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышкан Динар Кәримуллин - беренче, 75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшкән Артур Зөлкәрнәев - беренче, 85 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көч сынашкан Ренас Кәлимуллин - өченче, 130 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшкән Муса Галләмов - беренче урынны яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100