Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләченең Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Яңа ел ярминкәсендә катнашты
Чара ахырында барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
(Теләче, 21 декабрь, “Татар–информ”, "Теләче"). Казан Кремле каршында урнашкан Милли музейда “Музей базары” исеме астында Яңа ел ярминкәсе узды. Анда Теләченең Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан әзерләгән сувенирлар, район кул осталарының эшләре һәм язучыларның китаплары урын алды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.
"Башка еллардан аермалы буларак, катнашучылар арасында музейлар белән беррәттән, оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләрнең дә булуы куанычлы", - диде тантаналы өлешне ачып җибәргәндә, Татарстан Республикасы Милли музее җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Гөлчәчәк Нәҗипова.
Программада төрле мәдәни чаралар, бәйрәм концерты, Кыш бабай белән Кар кызы тәбрикләве, чыршы әйләнәсендә күмәк биюләр, лоторея билетлары уйнату каралган иде.
Чарада катнашучылар өчен мастер - класслар оештырылган, тәҗрибәле белгечләр ярдәмендә үз куллары белән тотып эшләп карау мөмкинлеге тудырылган иде. Чара ахырында барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
Узган чарада, район музее хезмәткәрләре бик күп файдалы киңәшләр, иҗади фикерләр туплаган. Алар ярминкәдә беренче мәртәбә генә катнашуга карамастан, күрше районнар янәшәсендә горурланырлык иҗат эшләре булуына куанып, киләчәккә матур планнар белән кайтканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз