Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Теләченең танылган фермеры Саба районында Икмәк йорты ачты
Шул уңайдан авылдашлары, тантана кунаклары өчен Корбан ашы үткәрде
(Теләче, 20 сентябрь, “Татар-информ, “Теләче”, Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районының танылган фермеры, “Туган авыл” ял итү комплексы хуҗасы Рифкать Шәфыйков туган төбәге Саба районының Олы Кибәче авылында “Туган авыл” дип исемләнгән Икмәк йорты ачты, дип хәбәр итә tulachi.ru.
Шул уңайдан ул узган җомга көнне авылдашлары, тантана кунаклары өчен Корбан ашы да үткәрде. Кунаклар дигәннән, тантанада Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Теләче районы башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, республикабыз мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Саба һәм Теләче районнарының мөхтәсибләре - Айнур хәзрәт Әхмәтов белән Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевлар катнашып чыгыш ясады. Татанада Коръән аятьләрен Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев укыды.
Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов әйтеп узганча, Имәк йорты Рифкать Шәфыйковның туган авылында тормышка ашырган беренче генә проекты түгел. Авылдашлары аңа авыл чишмәсенә җиде улак куеп, аның тирә-юнен матурлап, чишмәгә икенче тормыш бүләк иткән, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары истәлегенә һәйкәл торгызган, авыл кергәндә басу капкасы булдырган өчен рәхмәтле. Аның бу хезмәтләре өчен авыл халкы гына түгел, район җитәкчелеге дә хөрмәт итә. Рифкать Шәфыйк улына ике районга да игелекле хезмәт иткәне өчен рәхмәт әйтеп, район башлыгы Рәис Миңнеханов яңа ачылган җитештерү объектының алга таба салым базасы, яңа эш урыннары буларак кына түгел, авылга ямь биреп торган, авылдашларга аралашу мөмкинлеге биргән кирәкле, кадерле урын булачагына ышаныч баглады.
Тантанага килүчеләр бу көнне халкыбызның сөекле җырчысы һәм укытучысы Миңгол Галиев җитәкчелегендәге яшь артислар бригадасы күрсәткән концертны карап, Корбан итеннән пешерелгән пылауны авыз итте. Казан артистларының ачык һавадагы чыгышын авыл халкы бик яратып карады, аларның чыгышын алкышларга күмде.
Яңа ачылган Икмәк пешерү йортында исә җиде хатын-кыз эшләячәк. Биредә, икмәк һәм икмәк продукцияләреннән тыш, камыр ашлары да пешереләчәк. Шулай ук бер түбә астына кертеп эшләнгән кибет-кафеда авыл халкына да, Мамадыш -Теләче юлында йөрүче юлчыларга да тамак ялгап чыгу мөмкинлеге булдырылган. Шунысы игътибарга лаек: биредә пешерелгән икмәк, камыр ашлары Теләче авылында урнашкан сәүдә урыннарында сатуга чыгарылачак. Якын киләчәктә Икмәк йортында пилмән ясарга ниятлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз