news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләченең Субаш авылында Нәфисә Васыйлованы искә алу кичәсе булды

Хәзер Теләче авылының яңа урамнарының берсе Нәфисә Василова исемен йөртә.

(Теләче, 7 март, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов).  Теләченең Субаш авылыннан булган Нәфисә Васыйлова (Анастасия (Нәчтүк) Васильева) гомер буе Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләп, татар җыр сәнгатен үстерүгә һәм аны пропагандалауга үзеннән лаеклы өлеш кертә. Туган авылында аны искә алу кичәсе узды, дип яза җирле басма.

Шунысы сөенечле, хәзер Теләче авылының яңа урамнарының берсе Нәфисә Василова исемен йөртә. Алга таба Субаш клубына аның исеме бирелер дигән ышаныч бар.Әгәр исән булса, быел аңа 75 тулган булыр иде. Кызганыч, хәерсез үлем аны арабыздан бик иртә алып китә. Югыйсә, җырлыйсы да, җырлыйсы, озын-озак итеп милләткә хезмәт итәсе иде ләбаса. Үзенең тыйнак елмаюы, искиткеч моңлы тавышы, салмак кына хәрәкәтләре белән ул әле дә безнең күз алдында. Әйе, тумышы белән районыбызның Субаш авылыннан булган Нәфисә Васыйлова (Анастасия (Нәчтүк) Васильева) гомер буе Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләп, татар җыр сәнгатен үстерүгә һәм аны пропагандалауга үзеннән лаеклы өлеш кертә. Югары һөнәри осталык белән композиторларыбызның әсәрләрен дә, халык көйләрен дә бер кимәлдә башкара ала торган сирәк җырчыларның берсе була ул диелә район хәбәрендә.

Субаш авыл клубында узган искә алу кичәсендә аны бик яратып, сагынып искә алдылар. Бер субашлылар гына түгел, кичәгә кайткан кунаклар да аның турында җылы итеп искә алдылар, аның белән бәйле булган хатирәләрен яңарттылар. Бүген аның эшен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты, улы Илнур лаеклы дәвам итә икән. Кызганыч, ул гастрольдә булу сәбәпле, әлеге якты, җылы һәм тәэсирле кичәдә катнаша алмады. Әлегедәй күләмле һәм матур чара соңгысы булмас. Кичәдә катнашучылар билгеләп узганча,, Татарстанның халык артисты Нәфисә Василованың 80 еллыгы район мәдәният йортында, зур сәнгать фестивале булып узар дигән ышаныч бар. Анда күбесенчә аның репертурындагы җырлар яңгыраячак. Альт тавышка ия Нәфисә ханым халкыбызның үлемсез “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү”, “Беләзегем йөзегем”, “Озата барма” кебек җырларын искиткеч дәрәҗәдә югары осталык белән башкара торган булган. Ә “Кәккүк” җыры аның гына түгел, дәүләт ансамбленең дә визит карточкасы булган. Сөекле җырчыбызның түбән регистрдагы бик матур, бай яңгыравыклы тавышын ансамбль җитәкчеләре дә, халык та ярата. Әлегедәй җырларны башкарып ул, беренче (1978) һәм икенче (1986) Бөтенроссия җыр смотр-конкурсларында лауреат исемнәренә лаек була ул. Бу кадәресен безгә чара кунагы, ансамбльнең алыштыргысыз хормейстеры Венера Гәрәева ирештерде. Шулай ук әлеге чарада район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов, “Туганайлар” газетасы баш мөхәррире, республикабызның Керәшен җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, “Бәрмәнчек” дәүләт керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе Нәфисә Василованы халкыбызның талантлы һәм сөекле җырчысы буларак искә алып үттеләр, истәлекләре, күңел түрләренә йөрткән уй-фикерләре белән белән уртаклаштылар. Кунакларның чыгышы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары, якташыбыз Диләрә Палатова (Диләрә бүген легендар Нәфисә апа башкарган “Кәккүк” җырын башкара. - Ф.Н.) белән Илнур Әхәтов һәм баянчы Марсель Афзаловларның, Субаш авылы үзешчәннәренең, “Бәрмәнчек” дәүләт керәшен фольклор ансамбле, “Нардуган” керәшен фольклор ансамбле, Балык Бистәсе районының Алан авылыннан килгән “Нур” керәшен фолклор ансамбле һәм Нәфисә апаның икенче буын туганы Вера түтинең чыгышы белән үрелеп барды, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot