Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләченең Шармыш авылына туры юлдан барырга мөмкин
Июль аенда Шармыш авылы янәшәсендә республика программасы нигезендә яңа күпер эшләнгән иде.
(Теләче, 9 cентябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Фәнил Нигъмәтҗанов). Июль аенда Шармыш авылы янәшәсендә республика программасы нигезендә яңа күпер һәм төзелеп килүе турында язган идек. Әлеге күпер һәм аның янәшесендәге Шармышка алып керүче юл төзелеп бетте. Төзелешнең заказчысы “Глававтотранс” идарәсе булса, подрядчысы ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыяте иде,
Күпер төзелешен җәй уртасында субподрядчы буларак Казанның җаваплылыгы чикләнгән “Ремстрой” ширкәте төзүчеләре алып барса, аның янәшәсендәге 1 чакрым 200 метр озынлыктагы асфальт юлны соңгы атна-ун көн эчендә “Татавтодор” акционерлык җәмыгятенең Мамадыш филиалы хезмәткәрләре салды. Мин килгәндә биредә юл төзүчеләр яңа күпер уңаена турылап салынган юлга икенче кат асфальт түши, яз көне кар сулары аксын өчен әлеге юл янәшәсендә котлован казып, бетон чокыр һәм Пановая Гора авылына таба юл чыгынтысы ясый иде дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
Әлеге участокта юл мастеры Дамир Имамиев бригадасы юлның нигезен, грунтын булдыру өчен җаваплы булса, икенче мастер Фәрит Усманов җитәкләгән бригадага асфальтны юлга тигез һәм шома итеп җәю йөкләнгән. Үзәнле урыннарга тимер-бетон боҗраларны, квадрат формасындагы бетон су юлларын өченче мастер Ильмир Низамов җитәкчелегендәге бригада сала, монтажлый. Юл төзелеше өчен вак таш, ком һәм тимер-бетон боҗралар Пановая Гора авылы юлына җәй башында ук ташып куелган иде. Кайнар асфальт үзе Арча филиалыннан китерелә. Аны куәтле җиде “Вольво” автомобиле ташый. Юл мастеры Фәрит Усманов белдергәнчә, яңа салына торган юлның киңлеге 7 метр, биеклеге 10 сантиметр. Шуның 6 сантиметры – аскы, 4 сантиметры өске катламны тәшкил итә. Фәрит Усманов җитәкчелегендә машинист Мансур Сафуанов, аның ярдәмчесе Наил Абдуллин, операторлар Ришат Мөстәкыймов, Фәрит Мөхәммәтҗановлар зур тырышлык һәм төгәллек белән юлның икенче катын түши иде. Алар тигезлек өчен генә түгел, яңгыр сулары тиз генә агып китсен өчен юлның авышлыгы өчен дә җаваплы. Шунда ук алар салган асфальтны төрле авырлыктагы катоклар белән филиалның өлгер катокчылары Рөстәм Вәлиев (филиалда 20 елдан артык хезмәт куя), Илдар Сәхәбиев катоклап бара. Шулай биредә юл кискечтә эшлүче Рәмис Галиев, гудронлаучы Андрей Матросовның хезмәте югары бәяләнә. Торба салучылар Рәис Хәкимов, Николай Минкин, Айнур Гайфетдинов, Альфир Мәрдәнов, Дмитрий Поляковларның, булдозерчы Николай Егоров, грунт катоклаучы Илнур Мөнипов, үзтөягечтә эшләүче Илгизәр Хисамов, автогрейдерчы Азат Әхмәтовларның да тырыш һәм җитештерүчән хезмәтен искә алмасак, язмабыз тулы булмас.
-Безнең бер-ике көнлек эш калды. Аннан яңа участокка күчәчәкбез. Биредә эшләр өчен менә дигән һава торышы торды. Күпчелек төзүчеләргә Теләчедә “Туган авыл” кунакханәсендә яшәп эшләргә туры килде. Анда безне бик җылы каршы алдылар, тәмле ашлар белән сыйладылар. Күзне, җанны иркәләргә янәшәдә генә матур күле дә, зоопаркы да бар икән, - диде юл мастеры Дамир Имамев.
Өлкән буын хезмәткәрләр Ришат Мөстәкыймов белән Фәрит Мөхәммәтҗанов үз коллективларының әйбәт икәнен, хезмәткәрләргә эшләргә уңайлы булсын өчен барлык шартлар тудырылуын билгеләп үттеләр.
- Биредә чынлап та, эшчеләрнең мәнфәгатьләрен яклау – беренче урында. Төрле яшьтәге, төрле эш тәҗрибәсе булган һәм төрле милләттәге кешеләр хезмәт итә, барыбызда бердәм булып эшлибез. Юлчыларга, кадрларга, хезмәтне саклау белән бәйле мәсьәләләрдә, гомумән, бөтен эштә дә тәртип булдырылган. Хезмәт хаклары да зарланырлык түгел. Әлегедәй хезмәт хакын тагын кайда бирәләр? Гомер уртасында эш ташлап читкә дә чыгып китәсе килми. Яшьләр китә-китүен. Күпчелек Алабугага йөреп эшли. Безгә монда да бик җиткән, чөнки тотрыклылык бар, - диде алар бертавыштан диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз