Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләченең Шармыш авылы янәшәсендә күпер төзелә
Җигүле ат чыгып йөрү өчен эшләнгән элеккеге бормалы юллар тарихта калачак.
(Теләче, 6 июль, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Җәй җитү белән районның төзелеш мәйданчыкларында эш җанланып китте, ә алар агымдагы елда байтак. Күпчелек оъектлар төзү һәм капиталь ремонт республика программалары нигезендә алып барыла, дип яза җирле басма.
Мәсәлән, Теләче, Шармыш, Сауш һәм Шәтке юлына караган Шармыш авылы янәшәсендәге яңа күпер төзелеше дә республика программасы нигезендә алып барыла. Күпер һәм аның янәшәсендәге юл төзелешенең заказчысы “Глававтотранс” идарәсе булса, генераль подрядчысы ачык типтагы Татавтодор” акционерлык җәмгыяте. Күпер төзелешен субподрядчы сыйфатында Казанның җаваплылыгы чикләнгән “Ремстрой” ширкәте төзүчеләре алып бара. Бу юлдан узып-китеп йөрүчеләр игътибар иткәндер, язгы айларда төзелеш алып барыласы әлеге участок тал-тирәктән, чүп-чардан арындырылды.
Төзүчеләр елга ярын киңәйтеп, булачак күпер тирәсен һәм аслыгын ныгытып, тимер-бетонннан эшләп, квадрат формасындагы ике торба салырга өлгергәннәр. Монтаж вакытында торабалар арасындагы ярыкларны томаларга да, гидроизляция материаллары белән каплаганнар. Алга таба күпер тирәсен һәм Теләче ягыннан Шармыш авылына килә торган 1 чакрым 200 метр ераклыктагы юлның грунты яңартылып асфальт юл түшәләчәк. Бу эшләрне ачык типтагы “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы Теләче эшчеләре башкарачак. Төзелеш-ремонт эшләре өчен Пановая Гора авылы янәшәсенә вак таш һәм тимер-бетон боҗралар ташып куелган инде. Тимер-бетон боҗралар язгы кар сулары аксын үзәнле урыннарга куеп калдырылачак.
-Биредә яңа күпер генә салынып калмыйча, юл да турыланачак. Бу юл йөрүчеләргә тагын да уңайлы булсын өчен шулай эшләнә. Яңа технологияләр белән төзелгән юллар, күперләр – бүгенге заман таләбе. Теләче – Шармыш юлының тиз арада яңарачагына нык ышанам. Үзегез дә күреп торасыз, әлеге юл аралыгы нык тузган. Җигүле ат чыгып йөрү өчен эшләнгән элеккеге бормалы юллар тарихта калачак. Күпернең култыксалары, юл төзүчеләр тарафыннан, соңрак, асфальт түшәлгәч куелачак, - ди участок мастеры Марат Мәрдиев, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз