news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләченең Шәтке урта мәктәбендә узган волейбол ярышларында җиңүче команда ачыкланды

Көн буе барган киеренке ярышта беренче урынны Шәтке урта мәктәбе командасы яулады.

Теләченең Шәтке урта мәктәбендә узган волейбол ярышларында җиңүче команда ачыкланды
tulachi.ru/

(Теләче, 27 февраль “Татар –информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Шәтке урта мәктәбе базасында Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре Алмас Гали улы Җәләев истәлегенә 2003-2004 елларда туган кызлар арасында волейбол буенча ачык турнир булып үтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәммәтов, Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гыйниятуллин, Шәтке урта мәктәбе директоры Александр Ибушев, җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәте җитәкчесе Фәрит Гыйләҗетдинов, Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кайдыйров һәм Алмас абыйның хәләл җефете, ветеран-укытучы Фирдәвес апа Җәләева катнашты.

Тантанада Фәрит Гыйләҗетдинов белән Александр Ибушевка балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерүдә куйган нәтиҗәле хезмәтләре өчен Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Көн буе барган киеренке ярышта беренче урынны Шәтке урта мәктәбе командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Теләче белән Иске Җөри һәм Саба районы командалары бүлеште. Дүртенче урында - Олы Мәтәскә урта мәктәбе кызлары.

Җиңүче һәм ярышта катнашкан командаларга җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәте тарафыннан әзерләнгән медальләр, Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100