news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләченең Шәтке мәктәбендә “АгроЛак” җәмгыяте призына волейбол бәйгесе узды

Ярышта беренче урынны Шәтке, икенче урынны Яңа Кенәр (Арча), өченче урынны Кукмара командасы яулады.

(Теләче, 27 сентябрь, “Татар–информ", "Теләче", Рәзифә Габделхаева). Теләченең Шәтке мәктәбендә “АгроЛак” җәмгыяте призына волейбол бәйгесе узды. 2004-2005 елгы кызлар арасында район беренчелегенә үткәрелгән ачык турнир “АгроЛак” ачык акционерлык җәмгыятенең призына үткәрелде. Шунлыктан, аның директоры Фәрит Гыйлаҗетдинов ярышта катнашасы укучыларга уңышлар теләп, уеннарны ачып җибәрде, дип яза җирле басма.

Шулай ук Теләче спорт мәктәбе директоры Динар Гиниятуллин да үз чыгышында Шәтке авылының спортны яратуы, һәр төрдән дә алдынгы булуларын искәртеп үтте. Моның өчен уңай шартлар тудыруда һәрдаим булышып торучы җитәкчеләргә: мәктәп директоры Александр Ибушевка, хуҗалык җитәкчесе Фәрит Гыйлаҗетдиновка һәм шушы уеннарны оештырып йөрүдә янып-көеп йөрүче тренер Рәшит Габделхаевка Рәхмәт хатлары тапшырды. Ул хуҗалык җитәкчесенең уеннарны оештыруда, шулай ук командага киемнәр алып бирүдә, хәтта ярышларга бару өчен ягулык белән дә ярдәм итеп торуына басым ясады. Мондый җитәкчеләр булганга, сөенергә генә кирәклеген әйтеп узды.

Әлеге турнирга барлыгы 7 команда килгән иде: Шәтке, Яңа Кенәр (Арча), Кукмара, Югары Мәтәскә, Арча – 2, Теләче, Арча -1. Тамаша кылып утыручылар күргәннәрдер: уеннар бик кискен төстә барды, чөнки командалар барысы да бик көчле иде. Бигрәк тә Шәтке, Яна Кенәр, Кукмара кызлары бик хәлиткеч уеннар күрсәттеләр. Аларның көчләре тигез дип әйтсәң дә була. Сонгы минутларда, бик аз гына очколар белән, көндәшләрен узып китеп, Шәтке командасы җиңүгә иреште. 

Шулай итеп, ярышның нәтиҗәләренә килсәк, урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында - Шәтке, икенче - Яңа Кенәр (Арча), өченче - Кукмара.

news_right_1
news_right_2
news_bot