news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләченең Шәтке хоккеена 50 ел тулды

2001 елда киенү–чишенү бүлмәләре белән, заман таләпләренә җавап бирерлек, яңа хоккей мәйданчыгы сафка басты.

(Теләче, 1 март, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районы Шәтке авылында зур вакыйга булды. Авылда хоккей командасы оешуга 50 ел тулды. Бу көнне авылда зур бәйрәм гөрләде. Шәтке бозында хоккей уйнадылар. Урамда коймак, шашлык һәм карабодай боткасы пеште. Чараның тантаналы өлешендә район башлыгы Илдус Зарипов һәм башка җитәкчеләр катнашты, дип яза җирле басма.

Тарих битләренә күз салсак, моннан 50 ел элек авыл мәктәбендә физкультура укытучысы булып, яңа гына укып кайткан Фәннүр Җәләев эшли башлый. Авылга спортның әлеге төрен дә ул алып кайта. Шәткедә оешкан хоккей командасына “Гром” дип исем кушалар. Башта ул якын тирә авылларда, районда таныла. Соңрак, республика, Россия күләмендәге ярышларда катнаша башлый. “Гром” командасы уенчылары бу хакта яхшы хәтерли. Хоккей бәйрәменә алар да килгән иде.

-Без физкультура дәресләрендә боз өстендә туп тибә идек. Фәннүр (Алмас) абый карап йөрде дә: ”Әйдәгез, сезне хоккей уйнарга өйрәтәм”,- диде. Без хезмәт дәресендә агачтан шайба ясап, тал агачыннан кәкре ботаклар сындырып кәшәкәләр ясап, хоккей командасы төзедек”, - ди Наил Закиров.

-Ул вакытта авылда берничә малайда гына тимераяк бар иде. Калганнарыбызның аягында итек, өстә телогрейка, башта бүрек. Команданың бу формасы булды. Карны көрәп, елгада шайба кудык. Беренче чын шайба бөтен нәрсәдән кадерле иде. 1971 елда команданы Саба районы өчен Балтачка хоккей уйнарга җибәрделәр. Районнар килеп теркәлүгә узган иде, безнең итеккә куелган тимер аякларны күргәч шаккатылар, уенга кертмәскә карар иттеләр. Озак ялына торгач хоккей уйнап, җиңү яуладык. Безгә шул вакытта “Сучинка” командасы дип исем куштылар. Аннан кайткач, өйдән такталар алып килеп, чиләкләп су ташып хоккей мәйданчыгы ясадык. Без башлаган хоккей уенын оныклар, балалар дәвам итә ди, -Тәлгать Нургалиев, Фәрит Хәсәновлар күңелләрендәге истәлекләрен яңартып.

1993 елны югары уку йортын тәмамлап, “Гром” командасының иң яхшы һөҗүмчесе Илнар Җәләев абыйсының эшен дәвам итәргә дип туган авылына кайта. Балалар командасы белән Илнар Казан шәһәре беренчелегенә үткәрелгән ярышларда катнашалар, аларга авыл яшьләре дә иярә башлый. Казандагы Боз сараенда төнге унбердән соң хоккей уйныйлар. Хезмәт җимешләре озак көттерми, авыл яшьләре командасы биш тапкыр, балалар командасы берничә тапкыр республика чемпионнары булып таныла. Шәтке авылын Илнар, Гөлфия Җәләевлардан башка күз алдына да китереп булмый. Бар күңелләрен әлеге спорт төренә биргән Җәләевлар гаиләсендә барысы да хоккей уйный. Әлеге бәйрәм тантанасын оештыруда да 25 ел хоккей дип янып йөргән Илнар Җәләевның өлеше аз булмады. Шәткедә кызлар командасының да хоккей уйнавы күп нәрсә хакында сөйли.

Тантана барышында район башлыгы Илдус Зарипов:

-Авыл халкы бердәм, алга таба да шулай булып калыгыз. Кайсы җирлектә дүрт хоккей командасы бар? Булдырасыз. Авыл халкы өчен хоккей командасы оешуга 50 ел тулу сөенечле вакыйга. Без дә әлеге чарага куанып килдек.

“Гром” командасының 50 еллык юбилеенда Фәннүр абыйның тормыш иптәше Фирдәвес ханым да катнашты. Авылда хоккей уенын башлап җибәргән Фәннүрне онытмыйсыз, рәхмәт. Бүген дә ул безнең янәшәдә яши. Командаларга уеннарда уңышлар юлдаш булсын, ләкин бүгенге уенда “Алмас” командасының җиңү яулавын телим”, -диде. Бу мизгелләр тарихның матур сәхифәләрен язар. Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров “Гром” командасы ветераннарына истәлекле бүләкләр һәм махсус ясалган кубок тапшырды.

Бәйрәм җыр, моңга бай булды. Хоккейчы кызлар хәтта боз өстендә биеп тә күрсәтте. Күпләр бу көнне хоккей тарихы оешу белән бәйле булган хәтирәләрен яңартты. Авыл халкы хоккейчылар белән бергә ял итте, бәйрәм ясады.

Тантана барышында кечкенә балалар хоккейчы егетләрнең кәшәкә таякларын сорап алып, бозда шуды, рәхәтләнеп уйнады. Шуларны күреп, Шәтке хоккей тарихы әле бик озак дәвам итәчәк дип уйладым. Шәткедә оешкан “Гром 1”, “Гром 2”, “Гром” ветераннар һәм “Алмас” (әлеге командага 15 ел элек Фәннүр абыйның исеме бирелгән), балалар командасы авылның гына түгел, районның, республиканың да горурлыгы булып тора. “Гром 1”, “Гром 2” командалары башкалада төнге лига уеннарында хоккей уйный. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге командаларны оештыруда Фәннүр абыйның оныклары Ильфир белән Алмазның да өлеше бар.

2001 елда киенү – чишенү бүлмәләре белән, заман таләпләренә җавап бирерлек, яңа хоккей мәйданчыгы сафка басты. Шәтке авылы хоккейчылары “Фортекс” ширкәте җитәкчесе Рәүф Галләмовка һәм “Агролак”ширкәте җитәкчесе Фәрит Гыйләҗетдиновка олы рәхмәтле. Хоккейчы егетләр белән алар һәрчак элемтәдә тора. Командага 100 мең сумлык хоккей киемнәре бүләк иткәннәр, авылда хоккей бәйрәмен оештыру өчен дә 30 мең сум акча бүлеп биргән. Хуҗалыкның авылның киләчәгенә, яшьләргә карата битараф булмавы күп җитәкчеләргә үрнәк булып тора, диелә район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot