news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләченең Шәтке авылында яшәүче Нургалиевларга “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды

Эштән соң, таң атканда бергәләшеп печән чапканнарын, аны җыеп чүмәлә куйганнарын әле дә сагынып искә ала 56 ел бергә гомер кичергән Нургалиевлар.

(Теләче, 8 июль, "Татар-информ", "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). 8 июль –гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Шәтке авылында үрнәк гаилә булып гомер кичерүче Минҗамал һәм Габделхак Нургалиевларга, “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды. 6 июль көнне әлеге гаиләгә истәлекле бүләкне муниципаль район башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Ирек Һадиев, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова, Шәтке авыл җирлеге башлыгы Фәрит Кадыйров тапшырды дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Габделхак абый белән Минҗамал апа икесе дә Шәтке авылында туып үсә. Габделках абыйның уңган, булган кызга күзе төшә. Озакка сузмый, Минҗамал апа белән уртак тел таба. Җиде ай очрашканнан соң, Габделхак абый сөйгәнен аулак өйдән урлап кайта. ”Безне өйдә табыннар әзерләп көтеп торганнар. Кайтам дип ишек тоткасына тотынгач, шул нигездә калдым. Кайнанам белән 25 ел, кайнатам белән 38 ел яшәдек. Сүзгә килмәдек, тавышланып йөрмәдек”.

Әлеге пар фикеренчә, гаиләнең тынычлыгы, татулыкта, бер-береңә юл куюдан тора. Минҗамал апа: “Мин сөйләшергә яратам. Габделхакка да ачу саклап озак тора алмадым. Хатын-кыз әшәкеләнә башласа, ир-ат тагын да явызлана”.

Минҗамал апа кайсы ягы белән ошады дигән соравыма: ”Уңганлыгы, сөйкемлеге белән. Күңелгә ятмаса, урлап алып та кайтмаган булыр идем. Гаиләнең матурлыгы хатын-кызга бәйле. Алардан башка тормышны күз аллап та булмый”, - дип җавап бирде гаилә башлыгы.

56 ел бергә гомер кичергән Нургалиевлар ике бала тәрбияләп үстергән. Бүген дүрт оныклары, өч оныкчыклары бар. Улы Габдулла, килене Әлфия тәрбиясендә гомер кичерәләр. Килен кайнана туфрагыннан дигән сүзләр Нургалиевлар гаиләсенә туры килә. Әлфия апа да бу йортта җылылык тапкан. Барысын да уртага салып сөйләшеп, өйдәге барлык эшне бергә башкарганнар. Күптән түгел, тагын бер оныклары өйләнеп, төп йортка килен алып кайткан.

Нургалиевлар гомерләрен хезмәттә үткәргән. Габделхак абый 40 ел механизатор булып эшли. Аның күп вакыты басуда узган. Нинди генә техникаларны иярләмәгән. 17 яшьтән борчак басуын чаба башлаган Минҗамал апа исә, фермалар төзүдә катнаша. Утын да кисә, төннәрен ферманы җылыту өчен мич тә яга. Авыр елларда эшләргә, яшәргә туры килсә дә Нургалиевлар зарланмый. “Сөт, майны хуҗалыкка тапшырдык. Бәрәңге ачтан үтермәде. Без ашамаган бер үлән дә калмады”.

Еллар аккан су кебек узган. Бүген язмабыз геройлары тормышларына шөкер итә. Тигезлектә, татулыкта гомер кичердек диләр. Әлеге гаиләдә эш бүлешү булмаган. Һәрчак бер-берсенә ярдәм иткәнгә, тормышлары да тыныч, тигез юлдан тәгәрәгән. Эштән соң, таң атканда бергәләшеп печән чапканнарын , аны җыеп чүмәлә куйганнарын әле дә сагынып искә алалар, диелә район хәбәрендә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot