news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләченең Шәтке авылы мәдәният йортында капиталь ремонт ясалды

Авыл халкының куанычын район җитәкчелеге дә уртаклашты.

(Теләче, 10 гыйнвар, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова).  Теләченең Шәтке авылы мәдәният йорты капиталь ремонттан соң ачылды. Бу көнне авылда чын мәгънәсендә бәйрәм гөрләде. Мәдәният йорты каршында пылау, коймак пеште,  диелә район хәбәрендә.

Бәйрәмгә килүчеләрне Кыш бабай, Кар кызы каршы алды. Урамда ук башланган бәйрәм кәефе, төзекләндерелгән бинага аяк атлап керүгә көчәйде генә. Биредә бар уңайлыклар булдырылган. Бильярд уйныйм дисәң, анысы да бар. Бар җир яңартылган, бер генә кул тимәгән урын калмаган дисәң дә, ялгыш булмас. Шулай ук биредә авыл китапханәсе дә урын алган. “Иң яхшы мәдәният учреждениесе” номинациясендә җиңү яулап, китапханәче Кәүсәрия Галимуллина 100 мең грант отуга ирешкән. Әлеге акча китапханәне җиһазланландыруга тотылган.

1967 елда салынган мәдәният йорты бинасы бик начар хәлдә була. Түбәсеннән су үтә, урыны –урыны белән җимерелә башлаган була. Шәтке авылы халкының гозерен истә тотып, район җитәкчелеге мәдәният йортын төзекләндерүне планга кертә. Дәүләт программасы нигезендә мәдәният йорты ремонтына акча бүленә. Районның “Цереком” төзелеш ширкәте 530 квадрат метрлы бинаны ике ел дәвамында төзекләндерә.

Шәтке авылы халкының куанычын муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән берлектә район җитәкчеләре дә уртаклашты.”Шатлыгызны уртаклашам. Сабыр иттегез, җиңел булмагандыр. Агымдагы елда күп биналар төзекләндерелде, яңалары сафка басты. Без авыл халкын бердәм буларак беләбез. Спорт, мәдәният өлкәсендә уңышларыгыз куанырлык. Шәтке авылы икенче сулыш алды. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә матур күрсәткечләргә ирешәсез. Чын күңелдән горурланабыз. Яңа мәдәният йортыда җыр – биюдән аерылмасын”,- диде үз чыгышында.

Җирлек башлыгы Фәрит Кадыйров авыл халкы исеменнән район җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде. “Бүген без чираттагы бәйрәмдә. Авылыбызда бик күп объектлар ачылды. Мәдәният йорты ремонтына да бер генә дә иске материал кермәде. Алга таба тагын да матур кичәләр оештырыйк”, - диде ул.

Шәтке авылы үзешчәннәре бик матур эчтәлектәге концерт программасы белән чыгыш ясады. Концерттан берәү дә читтә калмаган. Олы яшьтәгеләр, балалар да тамашага матур бизәкләр өстәде.

Бик күп еллар авылда мәдәният өлкәсендә эшләүче Флүрә Габдуллина да бу куанычлы вакыйганы күптән зарыгып көткәнен яшермәде.

“Күмәк көч тау күчерә”,- дип юкка әйтмәгәннәр. Район җитәкчелеге ярдәме белән һәм халкының тынгысызлыгы белән матур, уңайлы мәдәният йорты калкып чыккан. “Аролак” ширкәтенең ярдәме дә сизелерлек. Бильярд өстәлен нәкъ менә алар бүләк иткән икән, диелә район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot