news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләченең район башлыгы Илдус Зарипов кичләрен футбол уйный

Оешма-предприятиеләр арасында мини-футбол буеча район беренчелеге бара.

(Теләче, 17 гыйнварь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Бу көннәрдә “Батыр” спорт комплексында тулы куәткә оешма-предприятиеләр арасында мини-футбол буеча район беренчелеге бара, дип яза район газетасы.

- Ярышлар күңелле һәм мавыктыргыч уза. Бер генә ярыш та җанатарларсыз узмый. Әмма аларның ярышларга күбрәк булып килүен, тагын да активрак җан атуларын телим. Җанатарлар булганда футболчыларга да уйнавы күңелле, рәхәт. Тулаем алганда, район беренчелеге оешка төстә бара. Командалар арасында көндәшлек зур. Бу күренеш үзе үк уеннарны кызыклы итә. Уеннарда муниципаль район башкарма комитеты командасы составында муниципаль район башлыгы Илдус Зариповның да катнашуы чемпионатка зур мәртәбә өсти, - ди ярышларның баш хөкемдары Рөстәм Хәбиров.

Мини-футбол ярышлары дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 18.00 сәгатьләрдә башлана, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot