Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләченең һәр авылында спектакль куя башладылар
Авыл мәдәният йортларында һәм клубларда ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган үзешчән театрлар смотрконкурсы старт алды.
(Теләче, 13 март, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районының авыл мәдәният йортларында һәм клубларда ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган үзешчән театрлар смотрконкурсы старт алды, дип яза җирле басма.
Авыллар мәдәният йортларында һәм клубларда ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган үзешчән театрлар смотрконкурсы дәвам итә. Айдар авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Балкыш" Халык театры тамашага Хәсән Туфанның "Әниләр һәм бәбиләр" спектаклен тәкъдим итте.Тамашачы авыл үзешчәннәренең чыгышын бик яратып кабул итте, аларны алкышлар һәм чәчәкләргә күмде. Тамаша залы халык белән шыгрым тулы иде.
Ә, Ямбулат клубында кичә Р.Жиһаншинанын "Кодагыйлар" комедиясе сәхнәләштерелде. Рольләрне уйнаучылар искиткеч оста. Комедияне жюри әгьзалары ,"Таң" ширкәте җитәкчесе Сөнгатуллин Рамил Миңнехан улы да карады,ә клубта алма тошәрлек урын да юк иде.Тамаша ахырында Рамил Миңнехановичның уз хезмәтчәннәренә югары бәя биреп, аларга буләк тапшыруы бик матур мизгел булды. Афәрин, Ямбулатлар,сез купләргә үрнәк, диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз