Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләченең полиция Кыш бабае сабыйларны сөендерә
Әлеге акция 20 декабрдән 2018 нче елның 5 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
(Теләче, 29 декабрь, “Татар - информ”, "Теләче", Алинә Шәмәрданова). Яңа ел – һәр бала өчен әкияти, серле бәйрәм. Алар Кыш бабайдан түземсезләнеп бүләкләр көтә. Имин гаиләдә үскән балалар алдына Кыш бабай һәм Кар кызы күчтәнәчләре күпләп өелсә, матди яктан начар тәэмин ителгән шартларда, әтисе яки әнисе эчкече булган гаиләдә яшәүчеләренә могҗизага ышанырга гына кала диелә район хәбәрендә.
Полиция хезмәткәрләре андыйларның хыялларын тормышка ашыра. Әлеге игелекле гамәл Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан 2017 елның 12 декабрендә чыгарылган 376 номерлы боерыгы нигезендә “Полиция Кыш бабае” исемле хәйрия акциясе аша тормышка ашырыла. Әлеге акция 20 декабрдән 2018 нче елның 5 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Ел саен районыбызның эчке эшләр бүлеге коллективы, полиция бүлегендә исәптә торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен күчтәнәч-бүләкләргә акча җыя һәм Полиция Кыш бабае аларны өйләренә илтеп тапшыра. Әйе, әти-әниләре кем булуына карамастан, сабыйлар да шатланырга, сөенергә хаклы район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз