Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләченең Олы Нырсы урта мәктәбендә "Кече олимпия уеннары" узды
Командалар спортның алты төре буенча көч сынаштылар.
(Теләче, 18 апрель, "Татар-информ", "Теләче", Гөлнара Мөбинова). Теләченең Олы Нырсы урта мәктәбендә "Кече олимпия уеннары" узды. Әлеге мәктәп 2 ел дәвамында район мәктәпләре арасында физкультура һәм спорт буенча муниципаль инновацион мәйданчык булып тора, дип яза район газетасы.
11 нче сыйныф укучылары командасы 2014 нче елда россиякүләм “Президент ярышлары” нда призер булуга ирештеләр, 11 нче сыйныф укучысы Галәветдинов Рәдиф физик тәрбия фәненнән россиякүләм олимпиада призеры, Шәйхетдинов Д., Касыймова А. Галәветдинов Р. Казан спорт һәм туризм Академиясе физик тәрбия буенча үткәргән Иделара олимпиада призерлары. Мәктәбебез укучылары - волейбол, милли көрәш, армспорт , чаңгыда узышу буенча районның җыелма командалары составында.
Балаларның физкультура һәм спорт дәресләренә, дәресләрдән соң һәм кичләрен мәктәптә оештырылган баскетбол,милли көрәш, армспорт түгәрәкләренә теләп йөрүләре - мәктәпнең спорт буенча дәрәҗәсен күтәрүдә зур этәргеч. Шулай ук мәктәптә сәламәтлек көннәре, спорт ярышлары, спортка багышлап, гаилә бәйрәмнәре ,күңел ачу кичәләре оештырылу балаларда спорт һәм сәламәтлеккә карата уңай караш тәрбияли.
Һәр елны мәктәптә “Кече олимпия уеннары” оештырыла.Бу көнне укучылар түземсезлек беән көтеп алалар, чөнки бу уеннарда иң көчле спорт сөючеләр көч сынаша.
Быел бу “Кече олимпия уеннары” район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары катнашында 13 нче апрель көнне үткәрелде. Мәктәбебез бу көнне бик күп кунакларны каршы алды: Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шәйдуллин А.Р., муниципаль казна учреждениесе “ Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге” җитәкчесе Карпова Н.В., тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары Шакирова Г.Р., методист Фәсхиев И.Р., балалар белем-сәламәтләндерү үзәге җитәкчесе Имамиев Т.Р., мәктәп директорлары , мәктәпләрнең башлангыч һәм физкультура укытучылары һәм , әлбәттә,район мәктәпләреннән җыелган спорт сөюче командалар.
Бу көнне мәктәптә бәйрәм тантана итте. Ачылыш тантанасында килгән кунаклар тарафыннан җылы фикерләр әйтелде , командаларга уңышлар теләнде.Бәйрәм флагын күтәрү хокукына 11 нче сыйныф укучылары Галәветдинов Р., Касыймова А. ия булды. Спорт буенча зур дәрәҗәләргә ирешкән укучыларның күрсәтмә чыгышлары каралды, җыр –биюләр башкарылды. Килгән кунакларга рус теле һәм химия фәннәреннән мастер- класслар тәкъдим ителде.
Командалар спортның алты төре буенча көч сынаштылар.
“Кече олимпия уеннары” ның йомгаклау өлешендә командаларга урыннар бирелде һәм укучыларның шәхси уңышлары бәяләнеп, грамоталар һәм “Кече олимпия уеннары” истәлеге - значоклар тапшырылды. Беренче урынга Олы Нырсы урта мәктәбе командасы лаек дип табылды һәм күчмә кубок белән бүләкләнде; икенче урында – Баландыш төп мәктәбе һәм өченче урында – Шәтке урта мәктәбе командалары.
Бу уеннар районкүләм традициянең күркәм башлангычы булып тора. Алдагы елларда да безнең Теләче районында “Кече олимпия уеннары” киңрәк колач алсын һәм аның ялкыны сүнмәсен, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз