Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләченең Олы Мишә авылында урнашкан мәдәният йортына ремонт ясый башладылар
Төзелеш материаллары һәрдаим кайтып тора, биредә эшнең туктап торагы юк.
(Теләче, 15 май, “Татар –информ, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләченең Олы Мишә авылында 1995 елда Ленин исемендәге күмәк хуҗалык тарафыннан хуҗалык исәбе белән төзелгән авыл мәдәният йортында тулы куәткә төзекләндерү эшләре бара, дип яза җирле басма.
Быел төзекләндерү эшләрен, җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте ремонтчылар бригадасы дәвам итә. Былтыр төзүчеләр тарафыннан түбә, тәрәзәләр алыштырылып, “Уңайлы мохит” программасы нигезендә керү-чыгу юллары эшләнсә, быел участок мастеры Дамир Зиннуров җитәкчелегендәге ремонтчылар бригадасы иң элек мәдәният йортының тамаша залына, фойесына демонтаж ясаган, фойе өлешенә плитә җәяр өчен аслык түшәгәннәр. Хәзер исә металл сайдинг белән мәдәният йортының фасадын төрәләр, тәрәзәгә откослар ясыйлар, җылыту системасын алыштыралар. Электр челтәрен яңага алыштыру өчен электриклар соңрак киләчәк. Фасад төрү эше инде төгәлләнеп килә. Алга таба төзүчеләр тарафыннан ишекләр алыштырылачак, диварлар штукатурланачак. Мәдәният йорты директоры Нурмөхәммәт Насыйбуллин яңартылган мәдәният йортында җылы бәдрәф, грим, директор бүләмәләре булачагына да нык ышана.
Район җитәкчелеге башлаган эшне ярты юлда калдырмас, ничек тә төзекләндерү эшләрен башкарып чыгу өчен финанс мөмкинлекләре табар дигән ышаныч бар. Төзелеш материаллары һәрдаим кайтып тора, биредә эшнең туктап торагы юк.
Моңарчы фойеда урын алган һәм тулы куәткә эшләгән китапханә, почта бүлеге быел биредәге эшчәнлекләрен туктатып, башка социаль объектларга өйдәш булып кергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз