Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләченең “Нардуган” ансамбле Гран - прига лаек булды
Теләченең “Нардуган” ансамбле Гран - прига лаек булды
(Теләче, 24 октябрь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Казан шәһәрендә үткәрелгән “Этномириада” халыкара конкурс фестивалендә районның “Нардуган” ансамбле катнашып беренче урынны алып кайтуга әле күп вакыт та үтмәде. Алар Марий Эл республикасы Йошкар - Ола шәһәрендә узган “Хәзинә” дип исемләнгән төбәкара фестиваль-бәйгедә катнашты, дип яза җирле басма.
Фестивальдә төрле регионнардан килгән үзешчәннәр күп кенә номинацияләрдә чыгыш ясадылар. Ә, “Нардуган”лылар көзге байлык, муллыкны тасвирлаган “Покрау бәйрәмендә бөккән сату йоласы”н тәкъдим итте. Жюри субашлыларның чыгышны югары бәяләде - ансамбль Гран - прига лаек булды дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз