Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләченең Леснәй бистәсендә волейбол ярышы узды
3 урында район газ идарәсе егетләре, 2 урында Үзәк бистәсе командасы, ә беренче урын һәм Кубокны “Леснәй 1” командасы яулады.
(Теләче, 3 апрель, “Татар - информ”, "Теләче", Раил Ильясов). Леснәй бистәсе спортзалында Теләче һәм Саба районнары ир-егетләре арасында волейбол турниры булып узды.
Әлеге турнирда 8 команда катнашты. Командалар Олы Мәтәскә, Теләче, район газ идарәсе, Үзәк бистәсе, Саба районының Сатыш һәм Бигәнәй авылларыннан килгәннәр иде. Леснәй бистәсеннән бер юлы ике команда катнашты дип хәбәр ителә район газетасында.
Ярышны оештыручы - Саба урман хуҗалыгы Ленин урманчылыгы баш урманчысы Алмаз Сәгъдиев. Ул безгә түбәндәгеләрне җиткерде: “Әлеге турнир бездә быел беренче тапкыр үткәрелә, ләкин соңгысы булмас дигән өмет зур. Күргәнегезчә, спортзалыбыз кечкенә, күнегүләр үткәрү өчен бик уңайлы да түгелдер, әмма шуңа да карамастан, безнең егетләр волейболда көчле, районда һәм күрше-тирә районнарда үтүче күпчелек ярышларда катнашалар һәм еш кына призлы урыннар яулыйлар. Турнирны үткәрү максаты - башка командаларны безнең җирлек белән таныштыру һәм авылдашлар арасында спортка кызыксынуны арттыру. Чараны ел саен үтә торган матур традициягә әверелдерергә телибез”.
Иртән башланып киткән ярышлар көне буе дәвам итеп кичке җиденче яртыларда гына җиңүчеләр ачыкланды. 3 урында район газ идарәсе егетләре, 2 урында Үзәк бистәсе командасы, ә беренче урын һәм Кубокны “Леснәй 1” командасы яулады.
Леснәй бистәсендә чыннан да волейболны яраталар. Бистәдә әлеге спорт төренең популярлык казануы - Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Шамил Шәяхмәтовның тырышлыгы нәтиҗәсе. Урта мәктәп ябылгач эшсез калса да, укытучы егет авылны ташламады, үзе тирәсенә авыл яшьләрен җыйнап көчле команда туплый алды. Биредә яшьләр спортка тартыла, сәламәт яшәү рәвеше алып бара, җәмгыятькә файдалы шәхесләр булып җитешә, диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз