news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләченең Казаклар авылында сыерлар “хәлвә” ашый

Сөт җитештерү күләмен арттыруда сыерларның азык рационын баету аеруча мөһим роль уйнавын һәр белгеч, җитәкче яхшы аңлый.

 (Теләче, 16 декабрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Фәнил Нигъмәтҗанов). Татарстанның Теләче районы “Игенче” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә һәрвакыт яңа төзелешләр бара, кулланышка яңа технологияләрне кертеп кенә торалар. Быел биредә 3 терлек торагы (ремонт чыгымнарының 30 проценты дәүләт тарафыннан субсидияләнә) төзекләндерелгән, 200 баш терлеккә исәпләнгән буаз сыерлар торагы һәм тудыру бүлеге, комбиазык заводы төзеп куйганнар. Чыннан да, бүген төзелешләр алып бармыйча, яңа инновацион технологияләр кертмичә, мул итеп ит һәм сөт җитештерүне күз алдына да китереп булмый, дип яза “Теләче” газетасы.

200 баш терлеккә исәпләнгән буаз сыерлар торагы һәм бозаулату бүлеге иркен, якты һәм уңайлы. Терлекләрнең эчәр сулары автомат рәвештә электр энергиясе белән җылытыла. Бозаулату бүлегендә савымчылар һәм каравылчылар өчен махсус бүлмә булдырылган. Бу бүлек гыйнвар аенда эшли башлаячак. Буаз сыерлар бүлегенә инде 100 баш терлек кертергә өлгергәннәр. Көндезләрен алар кардага - кояш ваннасына чыга. Биредә ризык җитәрлек үзләренә: төргәкләр белән саламы да, печәне дә куелган. Бюджеты 14 миллион сумны тәшкил иткән, металл конструкцияләр белән калайдан гына торган заманча торакны Удмуртия төзүчеләре сафка бастырган.

Быел тормышка ашырылган икенче бер проектның - комбиазык заводының бюджеты 12 миллион сум. Монысын да ширкәт банктан алган кредитка һәм үз хисабына башкарып чыккан. Завод сәгатенә 4 тонна комбиазык эшләп чыгара ала. Ширкәтнең көндәлек ихтыяҗы 5 тонна тәшкил итә. Бүген биредә 4 төрле азык әзерләнә: савым сыерлары, буаз сыерлар, симертү терлекләре һәм яшь бозаулар өчен. Катнаш азык заводта бодай, арпа, солы, борчак, кукуруз культураларын тартып, көнбагыш һәм рапс калдыклары, төрле премикслар, тоз, акбур һәм биоөстәмәләр кушып ясала. Әлбәттә, иң элек басу культураларына беренчел чистарту үткәрелә. Завод төзелү уңаеннан амбар хуҗалыгына керү юлына бер чакрым озынлыкта вак таш түшәлгән. Көзге, язгы пычрак вакытында бирегә керүдәге уңайсызлыкларны кибәхуҗалылар үзләре генә хәтерлидер. Яңа заводта Нияз Заһидуллин белән Расих Яхиннар хезмәт куйса, яңа төзелгән терлек торагында Асаф Әскаров белән Фәнил Мөхәммәтҗановлар эшли. Комбиазык заводында аксымнарга, витаминнарга һәм минералларга бай экструдат эшләп чыгаручы җиһаз да монтажланган. Әбиләр мичтә пешергән ипине хәтерләткән әлеге ризыкны (аны бериш белгечләр “хәлвә” дип тә йөртә) сыерларга көнгә 1 килограмм исәбеннән бирәләр.

Сөт җитештерү күләмен арттыруда сыерларның азык рационын баету аеруча мөһим роль уйнавын һәр белгеч, җитәкче яхшы аңлый. “Рапс, кукуруз, арыш, арпа һәм борчактан әзерләнгән фураж сөт арттыруда беренче шарт булса, икенчесе – берничә төрле ачыткыч белән үләннән яшь, витаминлы чакта һәм мөмкин кадәр кыска срокларда салынган силос, сенаж ашату сөт җитештерүне шактый күләмдә арттыра ди”, – ширкәт җитәкчесе Рафис Яхин.

news_right_1
news_right_2
news_bot