Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләченең Казаклар авылында публицист Равил Үтәбай-Кәримине искә алу кичәсе узды
Казаклар авылында туып үскән шәркыять һәм исламият белгече, публицист Равил Үтәбай – Кәримигә исән булса 85 яшь тулыр иде.
(Теләче, 29 август, “Татар-информ, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районы Казаклар авылы китапханәсендә күренекле татар галиме Равил Үтәбай - Кәримине искә алу кичәсе узды, дип яза җирле басма.
Районның татар теле мөгаллимнәрен, китапханәчеләрен, чарага килгән кунакларны “Ахирәтләр” клубына йөрүчеләр чәкчәк, җыр, гармун-моңы белән каршы алды. Алар килгән кунаклар игътибарына “Орчык” өмәсе күренешен тәкъдим итте.
Казаклар авылында туып үскән шәркыять һәм исламият белгече, публицист Равил Үтәбай – Кәримигә исән булса 85 яшь тулыр иде. Аксакал галим туган авылы зиратында җирләнгән. Авылдашлары хәтерендә галим яхшы саклана. Казанда да, Уфада да аны “аяклы энциклопедия” дип йөрткәннәр.
Кичәдә галимнең кызы Зөһрә Фәткуллина, оныгы Җәмилә, мөселман календарның авторы Фәния Хуҗахмәт, Кече авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов катнашты.
Җирлектә яшәүчеләр Равил абыйның әнисе турындагы җылы хәтирәләрне яңартты. “Туган авылында шундый зур кичә буласын ишеткәч, гаиләбез белән куандык. Төн йокыларыбыз качты, кайта алсак, эштән китә алсак ярар иде дип борчылдык. Бик шатбыз, бу кичәдән соң тагын да туганнарыбыз артты, кайтыр урыныбыз югалмый икән дигән куанычлы уйлар белән Уфага китәбез”, - диде ул.
Фәния Хуҗахмәт: "Авыл халкы табигатьнең гүзәл урынында, авыл үзәгендә учак ягып коймак пешереп, борынгы самавырны кайнатып үзенең газиз баласы Равил Үтәбәйне искә ала. Бик күп чараларда катнашырга туры килә, мондый җылы очрашудан күңел ял итә”.
Равил Үтәбәй – Кәрими, гарап теле, кынчыгыш, ислам дине белгече буларак, рус, татар, башкорт, үзбәк, казах, төрек һәм башка телләрдә Көнчыгыш халыкларының мәгърифәтчелеге тарихын яктырткан мәсьәләләр бастыра. Аның тарафыннан Р.Фәхретдин, М.Гафури, З.Кадыйрири һәм башка танылган татар мәгърифәтчеләренең һәм язучыларының хезмәтләре басмага әзерләнә. Ул ислам дине тарихы һәм кануннары буенча белешмәлекләр дә төзегән.
Кичә шигъри тәлгәшләргә дә бай булды. Чара “Ахирәтләр” клубына йөрүчеләрнең моңлы җыры белән тәмамланды. Соңыннан, кичәдә катнашучылар Равил Үтәбәй Кәриминең каберен зират кылды,бергәләшеп җомга намазын укыдылар, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз