news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләченең Карабаян авылында һәйкәл–обелиск ачылды

Бөек Ватан сугышына Карабаян авылыннан 95 кеше киткән, шуларның 56сы яу кырында ятып калган.

(Теләче, 1 июнь, “Татар–информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләченең Карабаян авылында 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан, батырларча һәлак булган һәм билгесез югалган якташлары истәлегенә төзелгән һәйкәл-обелискны ачу тантанасы тантанасы булды, дип яза җирле басма.

Авыл халкы, шәһәрдә гомер итүче авылдашлар химаясына салынган һәйкәл - обелиск күренекле урында - авылга керү юлында урнашкан. Бөек Ватан сугышына Карабаян авылыннан 95 кеше киткән. Шуларның 56 сы яу кырында ятып калган, 39 ына гына кире туган ягына әйләнеп кайту насыйп булган.

Яңа төзелгән һәйкәл-обелиск Ватан - Ана азатлыгы өчен шәһит киткәннәрне искә алу, үсеп килүче буынга зур тәрбия урыны булсын. Әлегедәй һәйкәлләр төзелеп торганда, әби-бабаларыбызның сугыш чорында һәм аннан соң күрсәткән батырлыгы халкыбыз күңеленнән мәңге җуелмас. Чөнки кайсы гына йортны, гаиләне алсаң да, анда сугыш җиле кагылган диелә район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot