news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләченең Күкчә, Олы Мишә авыллары мәдәният йортлары капиталь ремонттан соң ачылды

Капиталь ремонт эшләрен Илсур Зиннәтуллин җитәкчелегендәге җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте башкарды.

(Теләче, 12 сентябрь, “Татар–информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Бу көннәрдә районның Күкчә, Олы Мишә авылларында республика программасы нигезендә капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йортлары ачылды. Капиталь ремонт эшләрен Илсур Зиннәтуллин җитәкчелегендәге җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте башкарды, дип яза җирле басма.

Әлеге уңайдан яңартылган биналар янәшәсендә бәйрәмчә мохит тудырылып, иртәдән-кичкә кадәр дәртле музыка яңгырады, самавырда чәй кайнады, табада коймак чыжлады, утлы күмер өстендә шашлык кызды. Кыскасы, бу көнне ике авыл халкы да рәхәтләнеп күңел ачты, ихластан бәйрәм итте. Күр, Күчә авылында яшәүче Минниса апа Вафина түзмәгән, яңартылган клуб бинасына багышлап шигъри юллар иҗат иткән. “Күршедә генә яшәгәч, биредәге ремонт эшләренең барышы белән һәрдаим танышып бардым, менә-менә ачалар диеп сөенеп яшәдем. Ниһаять, ул куанычлы көн килде. Бәйрәм белән барыгызны да, авылдашлар! Төзүчеләргә бик зур рәхмәт, алар миңа барысы да якын булды,” - диде ул авылдашларының сөенечен уртаклашып.

Күкчәлеләрне әлеге тантана белән муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Разыя Садыйкова белән Анастасия Исаева, ТР Мәдәният министрлыгы каршында эшләп килүче традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе урынбасары Маргарита Дедюловалар котлады.

- Бүгенге тантаналар, йөрәкләребездәге куанычлы хисләр республикабызда эшләп килүче программаларның чын мәгънәсендә халык өчен эшләвен гәүдәләндерәләр. Республикада кырыкка якын республика программасы эшләп килә. Алар ярдәмендә авылларыбызда яңа клублар, мәктәпләр, балалар бакчалары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзелә, искеләре төзекләндерелә. Хәтерләсәгез, Күкчә авыл клубы нык искергән иде, бүген исә ул курчак өен хәтеләтә. Үзе якты, җылы, матур, кыскасы, үзенә тартып тора. Керсәң, чыгасы килми. Моның өчен без республикабыз җитәкчелегенә һәм хөрмәтле төзүчеләребезгә чиксез рәхмәтле. Хөрмәтле күкчәлеләр, Сезне муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, шәхсән үз исемемнән куанычлы көнегез белән ихлас котлыйм. Алга таба биредә иҗади тормыш кайнасын, зур талантлар үсеп чыксын иде, - дип изге теләкләрен җиткерде муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot