news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләченең Иске Җөри авылында, капиталь ремонттан соң, балалар бакчасы ачылды

27 бала йөрүче “Ак каен” бакчасы республика программасы нигезендә ремонтланды.

(Теләче, 3 сентябрь, “Татар–информ, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Бүген капиталь ремонттан соң, Иске Җөри авылында урнашкан балалар бакчасы ачылды. 27 бала йөрүче “Ак каен” бакчасы республика программасы нигезендә ремонтланды, дип хәбәр итә җирле басма.

1990 елда төзелган бакча заманында матур, уңайлы була. Вакытлар узган саен ул заман таләпләренә туры килми башлый. Бинаны төзекләндергә “Грань” төзелеш фирмасы алынып, барлык эшне дә җиренә җиткереп башкарган. Бакча биләмәсенә аяк атлап керүгә, чәчәкләр, бинаның күз явын алырлык тышкы күренеше каршы ала. Бакчаның складлары да яңартылган. Уен мәйданчыклары, ял итү урыны да читтә калмаган. Әлеге матурлыкка балалар гына түгел, әти-әниләр дә соклануын яшермәде. Сабыйларга уңайлык тудыру максатыннан, ике мәйданчык махсус резин белән эшләнгән. “Ак каен” бакчасының уен, ашханәсе, йокы бүлмәләренең матурлыгын үзең барып күрү кирәк. Балаларга тәрбияләнү өчен биредә бар шартлар да тудырылган.

Бинаны ачу тантасынаТатарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, “Грань” төзелеш ширкәте директоры урынбасары Сергей Лукашов һәм башка мәртәбәле кунаклар, авыл халкы катнашты.

Тантана барышында бакчага йөрүче сабыйлар үзләренең рәхмәт сүзләрен җыр, бию аша җиткерде. Чарада катнашкан дәрәҗәле кунак, шушы җирлектә туып үскән Илнур Гарипов: “Без үскәндә балалар бакчасы булмады. Безне болай матур итеп биергә өйрәтүче булмады. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе эшкә киткәндә, балаларны илтеп калдыру урыны гына түгел, ул сабыйларның белемнәрен, сәләтләрен дә күтәрә. Баланың мәктәпкә нинди әзерлек белән килүе бакчага бәйле. Барлык әти –әниләргә рәхмәтемне җиткерәсем килә, балаларның күп булуы, ул авылның киләчәге бар дигән сүз. Безнең киләчәгебез шушы сабыйлардан тора. Республика күләмендә эшләп килүче программалар ярдәме белән күп эшләр башкарыла, моннан авыллар да читтә калмый, Иске Җөри авылындагы бакчага капиталь ремонт үткәрелүе шуның ачык мисалы”, диде.

-Бүген зур бәйрәм, күңелләр күтәренке, республикабызның экономикасы нык булуы нәтиҗәсендә, төрле программалар эшли. Районыбызда мәктәпләр, бакчалар ремонтына нык игътибар бирелә. Иске Җөри авылында да күз явын алырлык итеп бакчага ремонт үткәрелде. Иске Җөри авылы халкы башкалардан үзенең тырыш, белемле булуы белән аерылып тора. Бакча балалар тавышыннан тынып тормасын”, - диде ул үз чыгышында Илдус Зарипов.

“Грань” төзелеш ширкәте вәкиле Сергей Лукашов та авыл халкын тәбрик итте. “Һәр бакча үзенчәлекле, булырга тиеш. Үзебезгә кушылган эшне теләп башкардык”, -диде ул.
Авыл халкы, әти–әниләр дә куанычларын яшермәде: ”Күптән көткән идек. Республика, район җитәкчелеге ярдәме белән заманча балалар бакчасы булдык”,- диделәр бер тавыштан. Рәшит Фәсхиев: “Бакчаның бер генә дә килмәгән, җитешмәгән ягы юк. Складлар, бинаның эче ни тора. Әкият дөньясына килеп ирешкәндәй үзеңне хис итәсең”,- диде ул да авылдашларының сүзен җөпләп диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot