news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләченең Иске Җөри авылында хоккей турниры үткәрелде.

Хоккей турнирында Мәтәскәлеләр тар-мар итте.

(Теләче, 23 февраль, "Татар-информ", "Теләче" газетасы, Алинә Шәмәрдәнова). Теләче районының Иске Җөри авылында хоккей турниры үткәрелде. Ярышларның ачылыш тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Динар Гыйниятуллин, Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раил Мараков катнашты, дип яза район газетасы.

Уеннарны тамаша кылырга килүчеләр чәй һәм пылау белән сыйланса, хоккейчылар мәктәптә кайнар ризык белән тәэмин ителде. Җөри кубогы өчен Теләче, Шәтке, Тиләҗе, Җөри, Мәтәскә командалары үзара көч сынашты.

Ара-тирә әче җил, буран чыккаласа да, хоккей яратучылар таралырга ашыкмады. Уеннар бик кызу барды. Беренче урынны Шәтке командасы яулады. Мәтәскәлеләр Иске Җөри һәм Тиләҗе командаларын тар-мар итеп, икенче урынга лаек булды. Димәк, Мәтәскәдә көчле командаларга көндәш булырлык өметле яшьләр үсеп килә. Ә Иске Җөри һәм Теләче командаларын җиңгән Тиләҗе хоккейчылары бу уенда өченче урында калды. Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм акчалата премияләр тапшырылды. Баландыштан Рөстәм Мөхәммәтшин алып килгән махсус бүләкләргә Тиләҗе командасы хоккейчылары Илназ Сафин белән Алмаз Хәйруллин лаек булды. Җөри хоккейчылары әлеге турнирны үткәрергә ярдәм иткән иганәчеләр “Россельхозбанк” җитәкчесе Фәрхәт Борханов, “Мул+” оешмасы җитәкчесе Раилә Хисмәтуллина, Фәрхәт Сәүбанов, Хәким Хадиуллинга, шулай ук Рушан Салихов, Айнур Сәхәбиев, Ирек Бәдриев, Фәнис Җәләлиев, Салават Назклычев, Тәбрис Галимбәков, Батабаевлар гаиләсенә рәхмәтле.

news_right_1
news_right_2
news_bot