Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләченең иң өлкән кешесе Тиләҗе авылында яши
Өч улын җир куенына салган Оркыя Сәетова озакламый 100 яшьлек юбилеен билгеләп узачак.
(Теләче, 29 cентябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Эльмира Әхмәтҗанова) Районның иң өлкән кешесе Олы Тиләҗе авылында гомер кичерә. Йөзенче яшен ваклаган Оркыя Сәетованың ике күзе күрмәсә дә, колагы ишетә, йорт эчендә күңел күзе ярдәмендә йөри. Ишек алдына һава суларга чыгып керә.
Авылның ак әбие улы Альфред, килене Илсөяр, оныгы Алмаз тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Әбинең 7 оныгы, 3 оныкчыгы бар. Оныклары, оныкчыклары дәү әниләре янында еш кунак була. Бу минутларда әбидән дә бәхетле кеше булмый. “Киленем, улым бик яхшы булдылар, тәрбиялиләр”,- ди Оркыя әби дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
Оркыя Сәетовага тормышның ачысын - төчесен байтак татырга туры килә. Карачтау авылында туып үскән кыз Тиләҗегә килен булып килә. Ул килен булып килгәндә, йортлары кечкенә була. Бүрәнәнең бер башын ире, икенче башын Оркыя апа күтәреп, яңа йорт җиткезәләр. Үз гомерендә аларга өч йорт салырга туры килә. Бөек Ватан сугышыннан бер аягы имгәнеп кайткан Сәхипгәрәй абый еш авырганлыктан, Оркыя әби ир-ат эшен дә күп башкарыра. Кайнанасы да усал була. “Туйганчы ризык ашау сирәк эләкте, хәзер тормышлар җәннәт”,- ди сабыр әби. Тынгысыз кайнанасы белән 30 ел гомер итә ул. Шунлыктанмы, төп нигезгә килен булып килгән Илсөяр апа белән аңлашып гомер кичерәләр. Хәзер Оркыя әбинең урыны түрдә. Ничек булдыра алалар, якыннары аңа кадер-хөрмәт күрсәтергә тырыша.
Язмабыз герое бишенче классны бетерүгә хезмәткә тотына. Казанда кирпич заводында эшли. Яшь дип тормыйлар урман кисәргә җибәрәләр. Зур-зур агачларны ничек азапланып кискәннәрен, аларны ботаклардан чистартканын Оркыя әби яхшы хәтерли. Ачлык, өскә кияргә кием булмау йөрәкләренә үтә.
Олы Тиләҗе авылына килен булып төшкәч, дуңгыз фермасында хезмәт куя.Ул вакытта дуңгызларга ризыкны да үзләре әзерли. Көрәк белән бәрәңге казыйлар, аннары шуны зур казаннарда ботка итеп пешерәләр. Бөтерчек кебек кечкенә Оркыя апа дуңгызларга казанда пешкән ризыкны үрелеп алганда, башы белән тирән казанга төшеп китә, бәхетенә, иптәшләре күреп калып, аны коткарып кала. Гомере хезмәттә узган Оркыя апа өйдәгесен дә тәртипләп алып бара, тормыш юлдашы белән дүрт балага гомер бирәләр. Бу еллар Оркыя Сәетованың күңел дәфтәренә иң бәхетле еллар булып языла. Балалар тавышы белән йорт шаулап тора. Туган авылына әнисе янына Оркыя әби еш кына җәяүләп еш барып кайта, алай гына түгел Казаннан да,биштәр асып ипи алып кайта. Ул заманда утырып чыгып китәм дисәң, машинасы да булмый, техникага утыргач аның башы әйләнә торган була.
Ходай яраткан кешемне сынармын дигән, ике улы фаҗигале төстә бер- бер артлы вафат була. Ана кеше өчен моннан да авыррак, күтәрә алмаслык кайгы юктыр. Болай да начар күрә торган күзләре, әлеге хәсрәтттән бөтенләй йомыла. Иңнәренә ишелеп төшкән хәсрәтне Оркыя әби Коръән укып, тәсбих тартып, якыннарына изге теләкләрен, догаларын укып җиңеләйтә. Дүрт ел элек ана тагын бер улын җир куенына сала. Бу вакытта инде аның күзләре күрми, газиз кешесен кулларыннан гына сыйпап саубуллаша. Кайгы - хәсрәттән тулып ашкан күңел касәсе түгеләм - түгеләм дип торса да, олы йөрәкле, кечкенә генә Оркыя әби әле дә сынмый, сыгылмый.
Оркыя Сәетованың әнисе дә 102 яшькә җитеп вафат була. Гаиләдә җиде туган үссәләр дә, Оркыя әби туганнары арасында бер үзе генә калган. Изге күңелле әбигә Ходай картлыгында балаларының гомерен дә биргәндер, мөгаен. Алай гына түгел, олы кеше янәшәсендә изге күңелле якыннары булуы да олы бәхеттер, минемчә диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз