Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләченең хоккей командасы яңадан җиңү яулады
Казан шәһәренең “Алтын алка” боз сараенда Идел буе һәвәскәрләр хоккей лигасы кубогына барган ярышларда район командасы җиңү яулады.
(Теләче, 5 май, “Татар–информ", "Теләче"). Казан шәһәренең “Алтын алка” боз сараенда Идел буе һәвәскәрләр хоккей лигасы кубогына барган ярышларда Теләче районы командасы җиңү яулады, дип яза җирле басма.
Спорт ярышлары кызганнан–кыза бара: бер–бер артлы чемпионатлар, беренчелекләр үтеп кенә тора. Анда Теләчеләр дә актив катнаша. Район командасы Казан шәһәренең “Алтын алка” боз сараенда Идел буе һәвәскәрләр хоккей лигасы кубогының йомгаклау уенында катнашты.
Финал уеннарында “Идел” – “Теләче” командалары катнашып, “Теләче командасы 5:4 исәбе белән кабаттан җиңү яулады. 2016-2017 елгы уен сезонында да “Теләче” командасы шулай ук беренче урынга лаек булган иде.
2017-2018 еллар уен сезонында барлыгы 10 команда катнашырга теләк белдерде. А+Б дивизионнарында уйнап безнең команда (җыелган очколар буенча) беренче бишлеккә кереп, плей-офф уеннарында катнашу хокукына иреште һәм “Питрәч”, “Идел”, “Тимерхан” командалары белән көч сынашты, диелә район басмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз