news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләченең “Ел укучысы – 2018” бәйгесендә 11 сыйныф укучысы җиңде

Ләйлә Гыйниятова Республика физик затлар исеменнән бирелгән грант бәйгесендә “Өмет нуры” дип исемләнгән иҗтимагый проекты белән җиңү яулады.

(Теләче, 26 май,  “Татар–информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләченең “Ел укучысы – 2018” бәйгесендә 11 сыйныф укучысы Ләйлә Гыйниятова җиңде.  Ул республика физик затлар исеменнән бирелгән грант бәйгесендә узенең “Өмет нуры” дип исемләнгән иҗтимагый проекты белән җинү яулады диелә район хәбәрендә.

Бу уку елында ул мәктәп “Ел укучысы” бәйгесендә җиңү яулады. Үз көчен район бәйгесендә дә сынап карады. Анда ул икенче урын яулады. 

Өлкән классларда Ләйлә волонтер эше белән кызыксына башлады.

Киләчәктә дә Ләйлә үзен үсеп килүче буынга багышлар дип уйлыйбыз. Анда укытучы һөнәренә генә хас булган сыйфатлар күренә: акыл, хезмәт сөючән, җаваплылык, оратор осталыгы, башкарылганлык. Бу кызның иң мөһим сыйфаты-барлык кешегә һәм бөтен нәрсәгә битараф булмау, диелә район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot