Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләченең "Дулкыннар" вокаль ансамбле министрлык белгечләре каршында имтихан тотты
Ансамбльләребезнең хисап чыгышы нәтиҗәләре ел азагында билгеле булачак.
(Теләче, 4 апрель, "Татар-информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Район мәдәният йортында Субаш авылы клубы каршында эшләп килүче “Нардуган” фольклор ансамбле, Халык коллективы исемен яклап калу максатыннан, Татарстан Мәдәният министрлыгы белгечләре тәшкил иткән комиссия алдында зур концерт программасы белән чыгыш ясады дип хәбәр итә “Теләче” газетасы.
Мондый мәртәбәле исемгә ансамбль 2013 елда лаек булган иде. (Җитәкчесе Романова Татьяна Алексеевна).
Шушы ук көнне район мәдәният йортында эшләп килүче “Дулкыннар” вокаль ансамбле дә (Җитәкчесе Әлфия Бабаджан кызы Поташова) беренче тапкыр Халык коллективы исеменә дәгъва кылып, әлеге белгечләр алдында имтихан тотты.
Ансамбльләребезнең хисап чыгышы нәтиҗәләре ел азагында билгеле булачак. Комиссия вәкилләре һәр ике ансамбльнең чыгышына да уңай бәя бирде, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз