news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар мәктәп белән танышты

Балаларга бигрәк тә Тукай һәм Пушкин шигырьләре язылган скультура композицияләре ошады.

(Теләче, 22 cентябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Ания Нуруллина). Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы балалары, тәрбиячеләре белән бергәлектә, мәктәпкә сәяхәткә бардылар. Балалар анда үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис итә алдылардип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Шулай ук балалар китапханәдә булдылар һәм соңыннан мәктәп янәшәсендәге парк белән дә таныштылар. Парктагы матурлыкка балалар шаккаттылар : монда ял итәр өчен эскәмияләр урнаштырылган, тирә-якта аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Балаларга бигрәк тә Тукай һәм Пушкин шигырьләре язылган скультура композицияләре, парк уртасында урнашкан, хәтта анда авылыбыз Теләчене дә табып була торган, Җир шары макеты бик ошады. Балалар экскурсиядән үзләре өчен бик күп яңалык алдылар һәм тизрәк укырга керү теләге белән янып кайттылар диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot