Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләченең бер хуҗалыгында һәр сыердан 17-18 килограмм сөт савып алалар
Көнлек тулаем савым 3700 килограмм тәшкил итә.
(Теләче, 7 сентябрь, “Татар–информ", "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләченең Ямбулат товарлыклы-сөтчелек фермасы кышка әзерләнә, ремонт эшләре алып бара, дип яза җирле басма.
- Вак-төяк эшләрне исәпкә алмаганда, безнең ферма кышлату чорына әзер. Җәй дәвамында фермада Миңнур Шәкүров, бертуганнар Ирек һәм Илшат Гәрәевлар, Мидхәт Шәяхмәтов составындагы ремонт бригадасы эшләде. Ремонтчылар шушы ике-өч ай дәвамында кагасын кагып, сугасын сугып, торак диварларын акшарлап бардылар. Тирес чыгару җайланмаларын сүтеп кабаттан җыйдылар. Хәзер инде тыныч күңел белән кышка кереп була, - ди ферма мөдире Гөлфирә Гәрәева диелә район басмасында.
Ике-өч ел элек әлеге ферма коллективы тораклар янында чәчәкләр үстерә башлаган иде. Ферма тирәләрен быел да тирес исе түгел, аллы-гөлле, хуш исле чәчәкләр бизәве күңелне сөендерә. Бу матурлыкны савымчылар үзләре тудыра. Алар дигәнем, 200 баш терлеккә исәпләнгән торакта хезмәт куючылар Фәния Саттарова, Гөлүсә Фатыйхова, Рәсүлә Вәлиуллина, Гөлнар Мөхәммәтгалиевалар. Ә Венера Шәвәлиева, Зөлфирә Фәтхетдинова, Тәскирә Гыйлемхановалар 100 баш терлеккә исәпләнгән торакка исәпләнгән торакта эшлиләр. Соңгыларының эш шартлары беркадәр кыенрак анысы, сауган сөтләрен суыткычка үзләре ташыйлар. Ә алар зарланмыйлар, хезмәт хаклары чагыштырмача әйбәт, эшләү өчен шартлар тудырылган дип куаналар. Шулай ук биредә озак еллар дәвамында бозау караучы Гөлзирә Гарифуллина, терлекчеләр Дамир Абдуллин белән Марс Нурмөхәммәтовларның да хезмәте югары бәяләнә. Соңгысы, авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен, быел Теләче Сабантуенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Биредә һәр сыердан уртача 15-16 килограмм сөт җитештерелә. Сөт савуда Зөлфирә Фәтхетдинова белән Рәмзия Саттаровалар лидерлар. Алар һәр сыердан 17-18 килограмм сөт савып алуга ирешәләр. Көнлек тулаем савым 3700 килограмм тәшкил итә.
- Халыкка рәхмәт, кайсы гына тармакны алып карасак та, эшлибез дип торалар, ди Гөлфирә ханым.
Тынгысыз авыл хезмәтчәннәре арасында йөргәннән соң, ризык җитештергәннәре өчен кабат-кабат рәхмәт әйтәсе килә. Авылларның яшәеше дә иң беренче чиратта аларга бәйле бит, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз