news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләченең "Батыр" спорт комплексында яшьләр терроризм һәм экстремизм турында сөйләште

Очрашуда катнашкан район прокуроры Рим Сөнгатуллин яшьләр белән ачыктан-ачык аралашырга, булган проблемаларны бергәләп чишәргә һәрчак әзербез диде.

(Теләче, 19 апрель,"Татар-информ", "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). “Олимп” яшьләр үзәге, мунципаль район башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге белән берлектә, “Батыр” спорт комплексында районың яшь активистлары, авыл җирлекләре башлыклары катнашында “Түгәрәк өстәл” артында очрашу уздырды , дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Яшьләр белән очрашуда район җитәкчелеге дә катнашты. Эшлекле очрашуда сүз терроризм һәм экстремизмга каршы үткәрелгән чаралар хакында барды. Авыл җирлекләре башлыклары бу уңайдан үзләренең эш алымнары, планнары белән таныштырды. Авыл җирлекләрдә төрле милләт вәкилләренең бер-берсе белән аңлашып, дус-тату яшәгәнлеге турында дәлилләнгән фикерләр җиткерелде. Очрашуда катнашкан район прокуроры Рим Сөнгатуллин яшьләр белән ачыктан, ачык аралашырга, булган проблемаларны бергәләп чишәргә һәрчак әзербез диде. Район полиция бүлеге җитәкчесе Айдар Хәйретдинов: “Мондый очрашуларда күбрәк яшьләрне күрәсе килә. Терроризм һәм экстремизм бүгенге җәмгыятьнең төп проблемасы. Көн саен эзләнүдә булган кешеләр турында мәгълүматларны алып торабыз. Алар илнең төрле почмагында булырга мөмкин. Шуңа да якын тирәдәге кешеләргә игътибарлы булсагыз иде. Казан шәһәре дә безгә ерак түгел, битараф булмыйк. Шикле кешеләр булса, тиз арада хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итүгезне сорыйм. Бергәләп эшләгәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешү мөмкин”.

“Түгәрәк өстәл” дә катнашкан, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, район хакимияте юристы Юрий Емельянов та яшьләргә социаль челтәрләрдә танышкан кешеләр белән игътибарлы, сак булырга киңәш итте. Бүген яшьләрне начар төркемнәргә тартучы кешеләрнең арта баруы, бу теманың әһәмиятен тагын да артыра, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot