Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләченең Баландыш авылы зур бәйрәм ясап, район халкын үзенә җыйды
Бәйрәмнең иганәчесе Самат Мөхәммәтшин балалар өчен 200 дән артык бүләк – чык әзерләгән иде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Теләче, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). 13 гыйнварда Баландыш авылы мәдәният йортында балалар өчен "Сау бул Кыш бабай, исәнме Яңа ел" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмдә әлеге җирлектә яшәүче сабыйлар гына түгел, күрше-тирә авылларда яшәүче балалар да рәхәтләнеп күңел ачты. Бу хакта район газетасы хәбәр итә
Сабыйларны шатландырырга дип Кыш бабай, Кар кызы һәм аниматор Ириска да килде. Әти-әниләре алдында утыручы кечкенә сабыйлар да бүләксез кайтып китмәде. Моның өчен әти-әниләр, килгән кунаклар балаларга онытылмаслык могҗиза бүләк иткән иганәче Самат Мөхәммәтшинга олы рәхмәтле булып таралышты. Самат абый балалар өчен 200 дән артык бүләк - уенчык әзерләгән иде.
Кич белән төп чыршы янында Баландыш халкы "Искечә Яңа ел" бәйрәмен билгеләп узды. Авыл халкын, килгән кунакларны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин тәбрик итте. "Сезнең белән бергәләшеп 2018 елда бәйрәм итә башлаган идек, әле дә бәйрәм итәбез. Әлеге матурлык авыл халкының хезмәте. 2019 ел да сезнең өчен уңышлы булсын. Кайгы-хәсрәтсез, яшәргә язсын", - дип изге теләкләрен җиткерде.
Авыл халкы, килгән кунаклар боз шәһәрчегенә соклануларын яшермәде. Әлеге сихри матурлыкның проект авторы Тиләҗе авылы егете, Баландышта КФХ Низамовта эшләүче Райнур Гилфанов. Аеруча сабыйларның әлеге сихри матурлыкны калдырып өйләренә кайтасы килмәде. "Иртәгә тагын алып килербез, вәгъдә итәбез"-, дип сабыйларны уеннан аерып, алып кайтып киттеләр.
Бәйрәмне оештыруда Урта Мишә авылы клубы мөдире Флүзә Сәгъдиева һәм Баландыш авылы мәдәният йорты җитәкчесе, җирлекнең китапханәчеләре, мәктәп коллективы барысы бергә берләшеп зур көч куйган. Баландыш авылы халкы әлеге бәйрәмдә үзләренең бердәм икәнен тагын бер кат күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз