Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләченең Алан ширкәте мул уңыш алу серен белә
Киләсе ел уңышына 50-60 % күләмендәге нигез нәкъ менә шушы вакытта салына.
(Теләче, 15 cентябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Фәнил Нигъмәтҗанов). Июнь-июль айларында бертуктаусыз яуган яңгырлар, җәйгә хас булмаган салкын көннәр игенчеләребезнең мул уңыш алырына өметне өзгән иде. Узып киткән җәй без уйлаганча ук уңышсыз булмады. Киресенчә, җәй соңлап килсә дә, августның алтынга тиң кояшлы, җылы көннәре басуда тырышып хезмәт куйганнарга рекордлы уңыш җыеп алырга мөмкинлек бирде дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.
Мәсәлән, быелгы уракта җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 44,1 центнер уңыш җыеп алдылар. Әлбәттә, мондый югары уңышка җиргә хуҗаларча караш булганда, иген игү технологиясенең бөтен серләрен белгәндә, басу-кырлардагы эшне камил дәрәҗәдә оештырганда һәм кул астында югары егәрлекле, заманча техника булганда гына ирешеп була. Минемчә, “Алан”да әлеге шартлар тулысынча үтәлә. Биредә киләсе ел уңышына ныклы нигез салына дип әйтергә тулы хокук бар. Берничә көн элек мин килгәндә хуҗалыкның булдыклы һәм тәҗрибәле механизаторлары Рамил Кәримов белән Анатолий Гордеевлар быел 50х50 программасы нигезендә сатып алынган К-744 тракторы белән бушаган иген басуларын туңга сөрә иде. Ширкәт идарәсеннән 11 сентябрь көнне алынган мәгълүматларга караганда, алар Алманиядә эшләнгән өр-яңа ”LEMKEH” сукасы белән 1279 гектар мәйданда җир эшкәртеп өлгергәннәр инде. Дәүләт программасы нигезендә сатып алынганга күрә, 8 миллион сумлык К-744 трактор хуҗалыкка 3 миллион 700 мең сумга гына төшкән.”LEMKEH” сукасының бәясе 4 миллион сум.”Алан” ширкәтендә югары эш коэфициентына ия булган, зур егәрлекле авыл хуҗалыгы техникасына акча кызганмыйлар. Чөнки биредә заманча, яңа техниканың билгеле бер вакыттан соң хуҗалык кассасына өстәмә табыш кертәсен яхшы аңлыйлар.
-Туңга сөрүдә эш ике сменада оештырылган. Көндезен Анатолий хезмәт куйса, төнлә Рамил эшли. Ашлыгы суктырылган һәм саламнан чистартылган һәр басуны сукалап барырга өлгерәләр. Күз тимәсен, эшләрен югары сыйфат белән башкаралар. Көн саен 60-70 гектар мәйданны туңга сөрәләр, - дип механизаторларның эше белән таныштырды мине 1 нче кырчылык бригадиры Рафис Гыйльманов.
Югарыда телгә алынган механизаторларның тырышлыгы белән ширкәттә туңга сөрү эшләренең 50%ы башкарылган инде. Шулай ук әлеге агрочара “Игенче” (39%), “Агролак” (33%) ширкәтләрендә дә оешкан төстә алып барыла. Бу уңайдан “Тукаш” ширкәтендә, “Теләче Агро” ширкәте бүлекчәләрендә кичекмәстән тартылырга, сыйфатка тишеле игътибар бирергә кирәк. Бу хакта ассызыклап, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов:
-Киләсе ел уңышына 50-60 % күләмендәге нигез нәкъ менә шушы вакытта салына. Моның өчен төп эшкәртүне август-сентябрь айларында югары сыйфат белән башкарып чыгу, сыйфатлы симәнә хәзерләп кую шарт. Бүген хуҗалыкларда эшне ике сменда оештырып, кызыксындыру чаралары кулланырга, бу эшкә шәхси техникаларны да җәлеп итәргә кирәк. Киләсе ел уңышы, бүгенге чыгымнарны икеләтә каплаячак. Кызганыч, урыннарда бу эшкә тиешле әһәмият бирмичә, җирне тиешенчә эшкәртмичә, кайралмаган һәм көйләнмәгән БДМ агрегаты белән җирне каралтып кына чыгучылар да бар. Бу фәкать үз-үзеңне алдалау, - диде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 14 сентябрь көнне алынган мәгълүматларга караганда, бүген районда 8700 гектар мәйданда төп эшкәртү эшләре башкарылган. Планга карата үтәлеш 28%. Быел игенче-механизаторларыбызга план буенча 31100 гектар мәйданда туңга сөрү эшләре башкарып чыгу каралган диелә район хәбәрендә .
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз